Татар Кандызында милли уеннарны искә төшерделәр
Татар Кандызы авылы мәдәният йортында “Аулак өй” күренешләрен үз эченә алган фольклор бәйрәм оештырылды. Ханымнар һәм кызлар барлык мәшәкатьләрне читкә куеп, борынгы уеннар мохитенә чумды.
Безнең әниләр, әбиләребезнең кичке уеннарга чыгып уйнаган борынгы уеннары онытылып тарихта гына калмасын өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре фольклор кичәләр оештырып тора. Шундый чараларның берсе Татар Кандызы мәдәният йортында да үтте. “Назалы”, “Түгәрәк уен”, “Йөзек салыш”, “Гөлбану”, “Чума үрдәк, чума каз” уеннары яңа сулыш алды. Милли киемнәрдән киенгән апалар һәм ханымнар җырлый-җырлый түгәрәктә әйләнделәр, онытылган уеннарны бергәләп исләренә төшерделәр, бер генә мизгелгә булса да яшь вакытларына “кайтып” килделәр. “Аулак өй” күренешләрен чагылдырдылар.
Фото: Татар Кандызы мәдәният йорты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев