Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Сугыш чоры балалары – Җиңү балалары

Баулының өлкән буын аралашу үзәгендә ветераннар, сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре белән очрашу узды. Чара Баулы районы башлыгы урынбасары Станислав Тимофеевның котлавы белән башланып китте.

Чараны Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе, мәдәният хезмәткәре Йолдыз Шакирова алып барды. Ул сугыш елларында балалар җилкәсенә төшкән авыр сынаулар, аларның тылда ничек хезмәт итүләре һәм Җиңүне якынайтулары турында сөйләде.

Ветераннар авыр сугыш чорына туры килгән бала чаклары турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Алар өлкәннәр белән беррәттән эшләгәннәр, үләннәр, басулардан башаклар җыйганнар.

Сәламәтлек саклау ветераны Гасыйма Сәетова 1938 елның 1 гыйнварында туган. Ул бөтен сугыш ачысын үз җилкәсендә тойган сугыш чоры баласы.

 – Сугыш чоры баласы дигәч тә, минем күз алдына бик күп вакыйгалар килеп баса. Шуларның берничәсен сөйләп китәм, – дип кыскача сүзен башлады Гасыйма апа. – Сугыш башланганда миңа өч яшь ярым булган. Солдатларга автоматтан атарга диеп өч бармаклы перчаткалар бәйлиләр иде. Мине дә утырттылар, бәйләргә өйрәндем. Бармакларына кадәр бәйли идем, ә бармакларын миңа бәйләргә ярдәм итәләр иде һәм шулай бәйләп бетерә идем. Менә шулай сугышны тизрәк бетерү өчен, солдатларның бармакларын җылыда тоту өчен, шундый эшләр эшләдек. Аннары кырларда икмәкләр кала иде бит инде, әз генә урып алып китәләр иде дә, ә калган башкалар коелып кала иде. Безне укытучылар, чиләкләр тоттырып, кырга алып чыгалар иде, башак җыеп тапшыра идек. Шуны дә әйтергә кирәктер: халыкның ашарына бернәрсәдә  юк иде. Уралар иде, сугалар иде – бөтенесен дә Ютазыга алып китеп баралар иде. Бер грамм әйбер алып кайтырга ярамый иде. Безнең лозунг “Бөтенесе дә фронт өчен, бөтен эш тә Җиңү өчен”диеп, халык ач-ялангач килеш шушы матур тормышка ирешергә ярдәм итте. Шөкер, җиңеп чыктык. 

Аның тормыш иптәше Мәгъсүм Нурзаһит улы да сәламәтлек саклау ветераны. Ул авыр вакытларны искә төшерергә яратмый.

– Сугыш башланганда миңа биш яшь иде. Хәзерге вакытта мин ул яшьлекне искә алырга тырышмыйм. Күземнән яшьләр чыга, – ди ул. – Үземнең тырышлык белән шушы яшькә җиттем, югары белем алдым, минем эшемнән авырулар канәгать булды. Хәзерге тормышка мин шат. Оҗмахта яшибез. Балачакта безнең әни авыру иде, мин кечкенәдән үк ашарга пешергәнемне хәтерлим. Әтиебез сугыштан икенче группа группа инвалид булып кайтты. Хезмәт белән яшәдек.

– Сугыш вакытында безне – малайларны, нигездә, басуга җир сөрергә җибәрәләр иде. Колхозда башка эшләр дә башкардык. Ирләр барысы да фронтка киттеләр. Картлар гына калды – әбиләр дә, бабайлар гына. Алар моңа кадәр эшләмәде, әмма сугыш вакытында кабат эшли башладылар. Бездән дә кечкенәрәк балалар эшлиләр иде. Вакыты шундый иде, эшләргә туры килде: көлтәләрне басудан ташыйбыз, тәҗрибәле бабайлар аны эскертләргә салалар иде, – дип уртаклашты тыл ветераны Алексей Пронин. – Ә Җиңү көнендә нинди шатлык иде! Бу көнне без шулай ук җир сөрүдә идек, һава торышы начар, салкын көн иде. Сәгать 11ләр тирәсендә ат абзарында эшләүче иптәшебез килеп җитте. Ул: “Сугыш бетте!”, дип кычкырды да, борылды да кире китеп барды. Без дә, атларны туарып, өйгә чаптырып кайттык. Өйгә кайткач, кояш чыкты, көн җылытты кебек һәм күңелле булып истә калган. Аннары кич белән клубка җыелдык, анда хатын-кызлар һәм берничә яраланып кайткан ир-ат та бар иде. Хәтерлим әле: хатын-кызлар елыйлар. Берәүләр үле хәбәре алган – алар еладылар, ә икенчеләре туганнарының исән калуына шатланып еладылар. Ләкин сугыш беткәннән соң да кешеләр һәлак булды әле.

Барлык ветераннарны районның ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Альбина Хәлиуллина да котлады. Чараны оештыручылар кунаклар өчен концерт номерлары күрсәттеләр, очрашу чәй табыны артында дәвам итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев