Яңа Чүте авылында зур өмәгә җыелдылар
Ел саен Яңа Чүте авылында зур өмә оештыралар. Эшкә җирле авыл халкы, кайчандыр бу авылда туып бүген читтә яшәүчеләр дәррәү кубып җыештыру, буяу, яңарту эшләрен башкарып куялар. Быел да искәрмә түгел, унлап зур техника, 100гә якын кеше катнашты.
Өмәгә җыелган зур команда һәр елдагыча бүленеп, эшне берничә җирдә бер үк вакытта башкаралар. Мәсәлән, берничә хатын-кыз авыл мәчетенең эчен юып, паласларын кагып, тирә-ягын җыештырдылар. Икенче зур эшче төркем чишмә буенда эшләде. Алар көче белән корыган агачлар киселде, вак куаклар җыйнакландырылды, чүп-чар җыелды, үләннәр чабылды. Чишмә буендагы ял итү зонасы да санаулы сәгатьләр эчендә яңа төс алды: рәшәткәләр һәм утыргычлар буялды, тирә-ягын чиста итеп себереп тә куйдылар. Чишмәнең су агып төшә торган юллары чистартылды.
– Бу өмә ел да уза бездә! Нык зур ярдәм авылыбыз өчен. Егет-кызлар дәррәү кубып ярдәм кулын сузалар. Матди яктан да, эш белән дә, – дип сөйләде Йолдыз Шакирова. – Ераклардан кайталар шушы өмәдә катнашу өчен. Хәзер инде балалар-оныклар алмашка килә. Авылыбыз бетмәсен, таралмасын дип җан атып йөрүче егетләребез-кызларыбыз булганда бу традиция сакланачак әле.
Өмәчеләрнең өченче өлеше авыл зиратын тәртипкә китерде. Зиратның иске ихаталарын алдылар, зур агачларны кистеләр.
– Чын мәгънәсендә зур өмә узды, – ди Яңа Чүте авылында туып-үскән Римма Яруллина. – Елдагыча эш бик күп булды, күп эш эшләнде. Барлык катнашучыларга зур рәхмәт.
Өмәне оештыручылар, эшкә килгән өмәчеләргә учакка казан асып, тәмле аш белән дә сыйладылар.
Фото: Йолдыз Шакирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев