Баулылар Сирин Батыршинны искә алды
Төп тема

Баулылар Сирин Батыршинны искә алды

Баулының үзәк китапханәсендә якташыбыз Сирин Батыршинны искә алу кичәсе узды. Чарага килүчеләр аның тормыш юлын искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар. Туганнары, якташлары катнашында әзерләнгән видеоязмалар күрсәтелде.

Сирин Хәниф улы Батыршин 1896 елда Ютазы районы (ул вакытта Баулы районы) Кәрәкәшле авылында туган. Мәдрәсә, соңрак Бөгелмәдә педагогия курсларын тәмамлый. Беренче шигырьләре 1918 елда басыла. 1921 елларда Казанга килә, мәктәпләрдә тел-әдәбият укытучысы булып эшли. Китаплары басылып чыга башлый. Балалар өчен “Яз”, “Җәй”, “Көз”, “Кыш” җыентыклары. Соңрак “тамчылар” исемле җыентыгы дөнья күрә. 1936 елда аны Советларга каршы пропаганда алып баруда гаепләп, биш елга төрмәгә утырталар. Аннан кайту белән 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышка китә, яраланып кайта. Авылында гади умартачы булып эшли башлый. 1959 елда “Шигырьләр” җыентыгы басыла. Китаплары унар мең тираж белән чыккан булса да, юк ителә.

– Заманында Сирин Батыршин исеме онытылган булса да, бүгенге көндә туганнары, авылдашлары тырышлыгы белән аның иҗатын яңадан халыкка кайтару сөенечле хәл, – дип сөйләде чараны оештыручы Люзия Габдрәфыйкова. – Бүгенге чара да нәкъ менә шуны күздә тотып оештырылды. Әлеге чарага мәгълүмат туплауда ярдәм иткәннәре өчен туганы Гөлфия Җәләевага, Кәрәкәшле авылы Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Гөлнара Хәмидуллинага зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Әдәби кичәне Саҗидә Әхмәтҗанова үзенең моңлы җырлары белән бизәде. Сирин Батыршинның иҗатын үз итүчеләр, аның шигырьләрен укыдылар.

1969 елда вафат була, ул Баулыда җирләнә. Кәрәкәшледә һәм Баулыда Сирин Батыршин исемендәге урамнар бар.


Нет комментариев