Бүген барлык мөселманнар исламдагы иң олуг бәйрәм - Корбан гаетен бәйрәм итә башлады. Билгеле булганча ул өч көн дәвамында, ягъни быел 1-3 сентябрь көннәрендә (мөселман календаре буенча Зөлхиҗҗә аеның 10-12 көннәре) билгеләп үтелә.
Иртәнге сәгатьләрдән Баулының үзәк "Гали" мәчетенә халык җыела башлады. Районның имам-мөхтәсиб вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Фәнүр хәзрәт Шәмсетдинов гает вәгазен сөйләп ишеттерде. Вәгазь гадәттәгечә, намаз уку, ураза тоту, корбан гаете тарихын, корбан чалу, туганлык мөнәсәбәтләре, дөнья мәшәкатьләре хакында булды.

Вәгазь тыңлаганнан соң, мәчеткә җыелган дин кардәшләребезне район башлыгы Рамил Гатиятуллин Корбан гаете белән тәбрик итте.
- Кадерле мөселман кардәшләрем! Ихлас күңел белән барыгызны да әлеге олы бәйрәмебез белән котлыйм! - диде ул. - Без барыбыз да бүгенге көнне көтеп алабыз. Барлык уйлаган һәм кылган изге ниятләрегез кабул булсын.
Изге сәгатьләрдә барысы да гает намазы сафларына тезелде.

Елына бер генә килә торган изге көндә һәр мөселман кешесе мәчеттә укылган намазда катнашырга тырыша. Утыз елдан артык чит җирләрдә яшәп, быел гына туган якларына кайткан райондашыбыз Равил Тимербулатов бәйрәм намазында катнаша алуына сөенечен яшермәде.
- Бүген җир йөзендә иң кояшлы бәйрәм, - дип сөйли ул. - Туган якларны, әти-әниләребез күмелгән урыннарны һич онытырга ярамый. Бүген шундый изге көн - үзебездән алда җир йөзеннән киткәннәрне искә алу, алар өчен хәер-догалар башкару, кунакка бару яки туганнарыңны, кардәш кешеләреңне кунак итү. Күңелдә шундый рәхәт хисләр! - ди ул.
- Корбанны бик тырышсам да, ел саен чалдырып булмый шул, - ди икенче райондашыбыз Рөстәм агай Сәяхов. - Шулай да ел саен гаиләбездә җылы бәйрәм кәефе була. Өч балабыз бар. Барыбыз бергә җыелабыз. Тәмле ризыклар пешерәбез. Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!
Бәйрәм намазы тәмам булгач, мәчет янындагы махсус урында корбанлык малларын чалу йоласы башланды.

- Ел саен корбан чалдырырга тырышабыз. Менә быел да килдем, - ди Люция апа Миназетдинова. - Бик уңайлы. Монда гына барлык эшләремне башкарып кайтам. Аллага шөкер. Рәхмәт чалучыларга.
Сүз уңаеннан, быел да шәһәребезнең ике мәчете янында корбан чалу өчен махсус урыннар булдырылды. Кемнәр беренче көнне корбан чалдырырга өлгерми, бу гамәлне калган икенче һәм өченче көннәрдә башкарырга мөмкин.
Индира СӘЙФУЛЛИНА
Нет комментариев