Баулыда татарча диктант яздылар
Бүген баулылар “Татарча диктант” Дөньякүләм акциясенә кушылдылар. Диктант язу мәйданчыгы Баулы район үзәк китапханәсендә оештырылды.
“Татарча диктант” Дөньякүләм акциясен Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе оештыра. Татарстан мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыклары да проектның партнерлары булып тора.
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, агымдагы елның 24-26 апрель көннәрендә унберенче тапкыр уздырыла торган дөньякүләм “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана.
“Без бүген бик хисләнеп әзерләндек, – дип уртаклашты Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Йолдыз Шакирова. – Чараның төп максаты – татар телен саклау һәм аны киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, шулай ук татар халкының милли үзаңын һәм мәдәни үзенчәлеген ныгыту”.
Татарча диктант язу мәйданчыгы Баулы район үзәк китапханәсендә оештырылды. Бирегә татар теленә битараф булмаучылар, татар теле буенча үзләренең белемнәрен тикшереп карарга теләүчеләр җыелды.
“Узган атнада рус телендә диктант язуда да катнаштым. Тик арткы рәттә утырып, бик җитешә алмаган идем, – дип уртаклашты Дания Хисамова. – Бүген татар теле буенча белемнәремне сынап карарга иң алдагы урынга утырдым. Бик якты хисләр белән килдем”.
Баулылар Габдулла Тукайның “Бәхет” әсәреннән өзек – 172 сүздән торган текст – яздылар. Диктант текстын Баулы районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе урынбасары Фәридә Зыярова укыды.
“Сүзләрне матур итеп, дөрес итеп укыгач, диктант язу бер дә кыен булмады. Без бит инде татар мәктәбен тәмамлаган кешеләр, – дип уртаклашты Фәүзия Гәрәева. – Татарча диктант язуда ел саен катнашырга тырышам, чөнки бу бик тә кирәкле акция”.
Габдулла Тукайның “Бәхет” әсәре күпләрне тирән уйлануларга этәрде.

“Текст бәхет турында. Ә ул күп очракта үзеңнән тора. Мин үземне бәхетле дип уйлыйм. Тик бәхет бит ул безнең белән генә бетми, илнең бәхете кирәк, дөньяда тынычлык кирәк”, – дип, үзенең фикерләре белән уртаклашты Дания Хисамова.
“Татарча диктант” дөньякүләм акциясе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 августында чыккан 730 санлы карары белән расланган “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Чара, 26 илдә һәм Россия Федерациясенең 73 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында, 24-26 апрельдә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә уза.

Диктант нәтиҗәләре акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый рәсми сайтка урнаштырыла. Аларны исем-фамилия һәм телефон номеры буенча белеп була.
Ә бүген Баулыда диктант язучылар үзләренең нәтиҗәләрен район үзәк китапханәсенә шалтыратып та белә ала.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев