Баулыда студентлар һәм эш бирүчеләр очрашты
Яшьләрне туган якларында эшкә калдыруның иң нәтиҗәле юлларының берсе – студентларны потенциаль эш бирүчеләр белән очраштыру. Мондый чараларда вакансияләр турында гына түгел, ә реаль эш шартлары, хезмәт хакы һәм үсеш мөмкинлекләре турында да ачыктан-ачык сөйләшү бара. Күптән түгел Баулы политехника техникумында нәкъ менә шундый очрашу узды.
Чарада “Водоканал” предприятиесе, шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе, “Татнефть-Кабель”, ЛПДС, Баулы районы электр челтәрләре, Баулы районы эксплуатация-газ хезмәте вәкилләре, шулай ук Баулы районы башлыгы урынбасары Станислав Тимофеев һәм Баулы политехника техникумы директоры Гүзәл Гыйләҗева катнашты.
Оешма вәкилләре уку йортын тәмамлап килүчеләрг эш шартлары, яшь белгечләргә куела торган таләпләр, социаль гарантияләр һәм һөнәри үсеш перспективалары турында җентекләп сөйләделәр. Студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Аларны, нигездә, хезмәт хакы күләме һәм стажировка вакыты кызыксындырды.
– Бүген безгә студентларыбыз практика үтә торган оешма җитәкчеләре, ягъни потенциаль эш бирүчеләр килде, – дип билгеләп үтте “Хезмәткә дан”га биргән интервьюсында Гүзәл Гыйләҗева. – Очрашуның төп максаты – студентларга киләчәк эш урыннары турында тулы мәгълүмат бирү: социаль пакет нинди, хезмәт хакы күләме күпме? Боларның барысы да яшьләребезнең нәкъ менә үзебезнең районда калып хезмәт итүенә юнәлтелгән. “Кайда тугансың – шунда кирәк бул” дигән принцип нигезендә эш итәбез.
Техникум директоры сүзләренчә, бүгенге көндә уку йортында РФ мәгариф министрлыгы методик киңәшләре буенча эш итүче Карьера үзәге эшли. Бу үзәк студентларга практика үтәргә, резюме төзергә, һөнәри юнәлеш алырга һәм эш табарга ярдәм итә торган структур бүлекчә булып тора. Биредә, даими эш урыннарыннан тыш, вакытлыча эш урыны тәкъдим итү, җитештерү объектларына экскурсияләр оештыру да җайга салынган.
Чыгарылыш студенты Руслан Гәрәев эретеп ябыштыручы һөнәрен сайлаган. Укуын тәмамлагач, ул Баулы технологик транспорт идарәсенә эшкә урнашырга тели.
– Бу оешмада минем бабам белән әбием, әтием дә күп еллар эшләде. Шуңа күрә мин дә алар юлыннан барырга карар кылдым, анда эш шартлары начра түгел, – ди Руслан. – Эретеп ябыштыручы һөнәре бүгенге көндә бик кирәк, мондый белгечләр яхшы хезмәт хакы ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев