Бүген сайлауларның икенче көне. Баулыда ул оешкан төстә бара. 1024 санлы участогында бүген махсус хәрби операция ветераны Илвир Карипов та тавыш бирә. Матур гадәт буенча, ул тавыш бирергә тулы гаиләсе белән килгән.
Илвир Карипов 2022 елда мобилизацияләнеп махсус хәрби операциягә киткән иде. Үзенең хәрби бурычын намус белән үтәгән якташыбыз өчен сайлауларда катнашу – патриотлык һәм турыдан-туры җаваплылык билгесе. Махсус хәрби операция барышында Илвир пулеметчы, взвод командиры вазыйфаларын башкарган. Донецкида хәрби задание вакытында каты яралана. Бер ел дәвамында госпитальләрдә реабилитация уза. Бүгенге көндә Илвир үзенең нефтьче хезмәтен дәвам итә. Фронтка кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә, патриотик чараларда катнаша.
– Мин сайлауларга үз илемне яратканга киләм, шәһәребезне, районыбызны яратам. Бу безнең киләчәгебез, шуңа берничек тә читтә кала алмыйм. Бүген минем белән тормыш иптәшем Гөлназ һәм өч кызыбыз килделәр. Сайлауларга без гаиләбез белән йөрергә яратабыз.
Гомумән алганда, сайлаулар көне – күп баулылар өчен бик мөһим вакыйга, шуңа күрә халык үзенең сайлау участокларына ашыга. Күпләре матур традициягә тугъры булып, бөтен гаиләләре белән тавыш бирергә киләләр.
Нет комментариев