Баулы районы Кызылъяр авылы биючеләре гран-при яулады
Төп тема

Баулы районы Кызылъяр авылы биючеләре гран-при яулады

Баулы мәдәният йортында балалар коллективлары арасында "Бию дөньясы" район конкурсы узды. Анда районның ике дистәдән артык коллективы катнашты.

"Бию дөньясы" конкурсы 2013 елдан бирле үткәрелә. Быел гран-прига Кызылъяр авылының "Асылташ" хореография коллективы (өлкән яшь төркеме ) лаек булды. Җитәкчеләре —  Илсөяр Дәүләтшина. Коллектив конкурста "Әби- бабайда кунакта" биюе белән катнашты.

"Бию дөньясы" турында тулырак итеп "Хезмәткә дан" газетасыннан укырга мөмкин булачак.

Вәдимә Хафизова фотосурәтләре


Нет комментариев