Сайлау участокларына бара алмаган өлкән яшьтәгеләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өйләрендә сайлыйлар. Бу эш авыл җирлекләрендә дә оештырылган.
Баулы районында РФ тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өлкән яшьтәгеләр дә катнаша. Мәсәлән, Шалты авылындагы сайлау комиссиясе әгъзалары аларның өйләренә барганнар. Тәҗрибәле сайлаучылар, үз тавышларын биреп, бюллетеньнәрен күчмә урнага салганнар. Шул рәвешле, бу хезмәттән 24 кеше файдаланган.
Гомумән алганда, Шалты мәдәният йортында урнашкан 1049нчы сайлау участогында сайлау оешкан төстә бара.
"Авыл халкы актив, теркәлгән 268 сайлаучының 195е инде тавыш бирде", – дип хәбәр итте сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Гөлназ Вахитова.
Нет комментариев