Баулы районында гуманитар ярдәм әзерләү дәвам итә
Төп тема

Баулы районында гуманитар ярдәм әзерләү дәвам итә

Татар Томбарлысы авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дип исемләнгән акция оештырганнар. Авыл халкы, мәдәният йортына җыелып, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына токмач кискән.

Томбарлылар сугышчыларга илдә махсус хәрби операция башланганнан бирле ярдәм итә. Әле күптән түгел генә яшелчәләр җыеп озатканнар иде. Җирле мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрү оештырыла, патриотик акцияләр даими үткәрелеп тора.


"Токмач кисүдә катнашкан барлык хатын-кызларга, өйләрендә токмач кисеп китергән апаларга, онлата, йомыркалата ярдәм күрсәткән авылдашларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез", – дип уртаклашты җирле мәдәният йорты директоры Айгөл Нәүрүзбаева.


Туган як җылысы кушылган, изге теләкләр тели-тели әзерләнгән күчтәнәчләрне егетләргә башка гуманитар ярдәм белән бергә җибәрәчәкләр. Авыл халкының мондый игелекле гамәлләре Ватанны саклаучыларга рухи терәк булып тора.
Фото: Татар Томбарлысы мәдәният йорты архивы


Нет комментариев