Баулы районында “Авыл яши” проекты дәвам итә
Татар Томбарлысы авыл китапханәсендә “Авыл яши” проекты кысаларында очрашу узган. Авыл кешеләре сорауларына төрле хезмәтләр вәкиләре җавап биргән.
Чарага авыл үсешенә битараф булмаган, үз эшен башларга теләге булган кешеләр җыелган. Алар социаль контракт шартлары, кош-корт, терлек үрчетүгә грантлар, җирне арендага алу, мини ферма төзү мәсьәләләре белән кызыксынганнар. Сорауларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Баулы районындагы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Людмила Козикова, Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге башлыгы Марат Белалов, Баулы муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Илсөяр Валиуллина җавап биргән.
.jpg)
Татар Томбарлысы авыл китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова авыл хуҗалыгы темасына багышланган китаплар күргәзмәсе әзерләгән.
Очрашуга килгән авыл кешеләренә консультация бирү киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез: Баулы китапханәчеләре фермерлар һәм аграрийлар өчен “Авыл яши” мәгълүмат проектын тормышка ашыруда катнаша. Безнең район әлеге пилот проекты гамәлдә булган районнар исемлегенә кертелде. Проектның максаты – авыл халкын бизнес үсешенә ярдәм итү формалары һәм башка файдалы мәгълүмат белән таныштыру, консультация бирү.
Фото: Татар Томбарлысы китапханәсе архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев