Баулы районы Мортаза авылы халкы сайлауда актив катнаша
Төп тема

Баулы районы Мортаза авылы халкы сайлауда актив катнаша

Бүген Россия Федерациясе тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауның өченче көне. Баулы районында сайлау оешкан төстә бара.

Мортаза авылы мәдәният йортында урнашкан 1043 нче сайлау участогы да штат режимында эшли.

"Халык йөри әркен генә, беренче көнне чират та булды", – дип хәбәр итте сайлау комиссиясе сәркатибе Илзия Латыйпова.

Мортаза авылы мәдәният йортында урнашкан 1043 нче сайлау участогы да штат режимында эшли / Фото: Илзия Латыйпова архивы
Мортаза авылы мәдәният йортында урнашкан 1043 нче сайлау участогы да штат режимында эшли / Фото: Илзия Латыйпова архивы

Бу участокта исемлектә барлыгы 200 сайлаучы теркәлгән, 166ы инде тавыш биргән. 15 кешене өйләренә барып сайлатканнар. Гомумән, өйдә сайларга 18 кеше гариза биргән булган.

Илзия Латыйпова хәбәр иткәнчә, тавыш бирүчеләр арасында махсус хәрби операция ветераны Ринат Шәрипов та бар.

Махсус хәрби операция ветераны Ринат Шәрипов / Фото: Илзия Латыйпова архивы
Махсус хәрби операция ветераны Ринат Шәрипов / Фото: Илзия Латыйпова архивы

 


Нет комментариев