Баулы егетләре армиягә әзер
Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләргә повесткалар кәгазь һәм электрон вариантта җибәрелә, ә хәрби хезмәткә чакыру ел әйләнәсе дәвам итә. 2026 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр Баулы хәрби комиссариатыннан 52 кеше хәрби бурычын үтәргә китәчәк, шуларның 33е – Баулы, 19ы – Ютазы егетләре.
Армиягә бару вакыты элеккечә кала – 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр. Хезмәт срогы төгәл бер ел тәшкил итә. Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов сүзләренә караганда, хәрби хезмәткә алынучылар, алдагы еллардагы кебек үк, махсус хәрби операция зонасына җибәрелми.
– Быел законнарда зур булмаган үзгәрешләр бар – 2026 елның 1 гыйнварыннан хәрби хезмәткә чакыру комиссияләре ел әйләнәсе эшли, шуңа күрә медицина комиссиясен, хәрби хезмәткә чакырылучыларны өйрәнүне без ел дәвамында үткәрә алабыз. Хезмәткә озату элеккечә билгеләнгән срокларда, – дигән мәгълүмат бирде Илшат Халитов. – Безнең егетләр төрле Кораллы Көчләрдә хезмәт итәчәк. Гаскәрләрне хәрби хезмәткә чакырылучылар белән комплектлауда мөһим мәсьәләләрнең берсе – хәрби-исәп белгечлеге булган хәрби хезмәткә чакырылучыларны әзерләү һәм озату. Аларның берсе – “С” категорияле машина йөртүчеләр. Без дүрт ай дәвамында егетләрне бушлай укытабыз һәм алар машина йөртү таныклыгы ала. Бу егетләрне без машина йөртүче буларак хезмәт итәргә җибәрәбез. Моннан тыш, быел ДОСААФ системасында яңа хәрби-исәп белгечлекләре дә әзерләнә – БПЛА операторлары, кече медицина белгечләре һәм укчы-парашютчылар.
Татар Кандызы авылыннан Рифат Нуретдинов Әлмәт политехника техникумында укый, чакырылыш буенча хәрби комиссариатка вакытында килгән.
– Повестканы кәгазь һәм электрон рәвештә дә алдым, Ватанга хезмәт итәргә әзермен, – ди Рифат. – Минем Росгвардиягә эләгәсем килә. Абыем да хезмәт итте, ул хәтта Чечняда да. Ул минем өчен үрнәк булып тора.
– Мин повестканы электрон рәвештә алдым. Менә бүген военкоматка килдем, – ди Динар Мифтиев. – Мин медкомиссия уздым инде, бүген чакырылыш комиссиясенә килергә куштылар. Китү датасы бүген үк билгеле булачак. Хезмәттән качуның мәгънәсе юк, үз вакытыңны гына әрәм итәсең. Вакытында хезмәт итеп, тыныч яшәвең яхшырак. Күп кенә дуслар һәм танышлар инде хезмәт итеп кайттылар.
Хәрбиләрнең беренче төркеме армиягә 15 апрель көнне китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев