Туңдырма рецепты
Баулы хуҗабикәләренә өйдә әзерләнә торган вариантны тәкъдим итәбез.
Бик җайлы һәм тәмле туңдырма рецепт.
Күп тә чыга, тәме дә искиткеч
500 гр 33 процентлы сливки
250 гр кайнатылмаган сгущёнка
Сливкины миксер белән күпертәбез. Шуңа сгущёнка өстәп, тагын бераз күпертеп алабыз. Менә туңдырма әзер. Туңдырманың махсус савытына яки башка савытларга салып, суыткычка 4-5 сәгатькә катырырга куябыз.
Блендерга җиләк изеп өстәсәгез, җиләкле туңдырма килеп чыга. Ә кайнатылган сгущёнка белән ясасагыз, крем-брюле туңдырмасы була
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев