Швед хатын-кызларының өй җыештыру гадәтләре
Җәмгыять

Швед хатын-кызларының өй җыештыру гадәтләре

Швеция дигәч, күз алдына һәрвакыт якты, чиста һәм тыныч интерьерлар килә. Кырыс климатта яшәгәнлектән, бу ил халкы өйгә ямь тудыруга зур игътибар бирә. Кыш көне илнең күпчелек төбәкләрендә кояш берничә сәгатькә генә күренә, шуңа күрә өй һәрвакыт салкыннан, җилдән һәм караңгылыктан ышанычлы сыену урыны дип саналган. Нәкъ шуңа швед хуҗабикәләре өчен өйнең тышкы матурлыгына гына түгел, аның уңайлы, рәхәт атмосфералы булуы да мөһим.

1. Ачык урыннарда әйбер җыймау
Күпләрнең өендә комод өсләре, тәрәзә төпләре һәм өстәлләр тиз арада вак-төяк складларына әйләнә. Ачкычлар, чекләр, косметика, телефон зарядкалары – болар барысы да визуаль тавыш тудыра. Швед хатын-кызлары бу әйберләр белән өйдәге тәртипсезлек хисе арасындагы бәйләнешне тиз аңлап алган. Шуңа күрә алар өстәл һәм комод өсләрен мөмкин кадәр буш калдырырга тырыша. Швед интерьерында буш урын – җиһаз яки текстиль кебек үк декорның мөһим өлеше булып санала. 

2. Артык әйбердән арыну урынына яңа органайзерлар сатып алу
Күпләр саклау проблемасын яңа тартмалар, контейнерлар сатып алып хәл итәргә тырыша. Ләкин бу әйберләрне киметми, фәкать яшерә генә. Швед культурасына «тормышны артык әйберләрдән арындыру» концепциясе көчле йогынты ясаган. Швед хуҗабикәләре шкаф эчен барлап чыгып, кирәксезен ыргыта, калганын кайда саклау турында уйлый. 

3.    Кухняны һәрвакыт тәртиптә тоту
Күпчелек өйләрдә кухня иң соңыннан җыештырыла. Швециядә кухня – өйнең йөрәге санала. Нәкъ монда билгеле «фика» – кофе һәм тәмле ризыклары белән чәй эчү тәнәфесләре үткәрелә. Бу гади чәй эчү дә түгел, ә мөһим социаль ритуал. Шуңа күрә швед хуҗабикәләре кухняны һәрвакыт тәртиптә тотарга тырыша. Кич белән өстәл өсләре буш, раковина чиста булып кала. Болар – киләсе көн тынычлык хисе белән башлансын өчен.

4. Көчле көнкүреш химиясеннән баш тарту

Моннан дистә ел элек агрессив чистарткыч чаралар Скандинавиядә популяр иде. Бүген хәл үзгәрде. Швеция Европаның иң экологик илләреннән берсе санала. Күпчелек хуҗабикәләр уксус, сода нигезендә ясалган йомшак чараларны гына куллана. Бу бигрәк тә агач җиһазларны чистартуга кагыла. Табигый материаллар яраткан илдә артык химия ярдәм итүгә караганда, зыян китерә дип карала.

5. Шкаф киштәләрен бушрак калдыру

Киштәләр кием-салым белән шыплап тулганда тәртип саклау мөмкин түгел. XX гасыр башындагы иске швед фатирларында шкафлар аз булган. Шуңа күрә киштәләрне, һәр шкафны рациональ куллануны тиз өйрәнгән. Бүген дә күпләр гади кагыйдәгә таяна: киштәнең дүрттән бер өлеше буш калырга тиеш. Бу әйберләрне тиз табарга һәм тәртип сакларга мөмкинлек бирә.

6. Өйдәге текстильгә игътибар бирү
Пледлар, келәмнәр, пәрдәләр һәм декоратив мендәрләр өйгә җылылык һәм ямь бирә, әмма шул ук вакытта бик күп тузан да җыя. Озын кыш шартларында текстиль швед өендә һәрвакыт мөһим роль уйнаган. Шуңа күрә тукымаларны карап тору – идән юу кебек үк мөһим. Пледларны даими җилләтәләр, йон әйберләрне щетка белән чистарталар, келәмнәрне кагып, җилләтеп торалар.

7. Генераль җыештыру урынына көн саен җыештыру
Ял көннәрендә өй җыештыру – бездә традицион гадәт. Швед хуҗабикәләрендә бу башкача. Швед өй культурасы кечкенә, әмма даими гамәлләргә нигезләнгән. Шуңа күрә аларның хуҗабикәләре арып-талып көне буе өй җыештырмый, ә моңа көн саен 10–15 минут вакытын сарыф итә.

8. Интерьерда артык детальләр булмау
Башка интерьерларда һәр киштә сувенирлар, статуэткалар һәм аксессуарлар белән тулган булырга мөмкин. Швед дизайны тарихи яктан табигый яктылыкның җитмәве аркасында формалашкан. Артык детальләр азрак булган саен, яктылык бүлмәгә яхшырак тарала. Шуңа күрә хәтта матур әйберләрне дә монда чамалап кулланалар. Ун вак сувенирга караганда, бер зур, сыйфатлы әйбер күбрәк бәяләнә.

9. Өйне җилләтү
Салкын климатта тәрәзәләр ел буе ябык тора дип уйларга мөмкин. Чынлыкта исә барысы да киресенчә. Саф һава – шведларда өй уңайлыгының мөһим өлеше. Күпчелек гаиләләрдә, ел фасылына карамастан, иртән тәрәзәләрне ачып тору гадәте бар. Хәтта кыш көне дә тәрәзәләрне ачып алу – һәр иртә үти торган ритуаллары. 

10. Идеаль тәртипкә омтылу
Читтән караганда, Скандинавия өйләре һәрвакыт камил кебек тоела. Ләкин чынлыкта монда идеаль итеп җыештыру түгел,ә уңайлылык бәяләнә. Кешегә өй хезмәт итәргә тиеш, кеше өйгә – түгел. Шуңа күрә алар кечкенә тәртипсезлеккә – дивандагы китапка, өстәлдәге чынаякка яки креслода калган пледка тыныч карый. Иң мөһиме – уңайлы булсын.

Чын тәртип уйланылган гадәтләрдән, яшәгән өеңне яратудан һәм аз әйбер кулланып яши белүдән туа. Шуңа күрә Швециядәге иң гади фатирлар да интерьер журналындагы картинка кебек тоела.

Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән

 


Нет комментариев