Кемнәр күбрәк шикәр чире чирли
Җәмгыять

Кемнәр күбрәк шикәр чире чирли

Эш артык авырлыкта да, татлы ризыклар яратуда да түгел...

Канада галимнәре атнасына 45 сәгатьтән артык эшләүче хатын-кызларның шикәр чире белән авыру куркынычы 60 процентка артуын ачыклаган. Галимнәр 12 ел буе (2003-2015) 34-74 яшьтәге 7065 ир-егетнең һәм хатын-кызның сәламәтлек күрсәткечләрен күзәткән.

Катнашучыларны дүрт төркемгә бүлгәннәр. Беренче төркем атнасына 15-43 сәгать эшләгән, икенчесе – 34-40, өченчесе - 41-44, дүртенчесе 45 сәгатьтән артык. Атнасына 45 сәгатьтән дә артык эшләгән хатын-кызларның шикәр чире белән авыру куркынычы 63 процентка югарырак булуы ачыкланган.

Тикшерүчеләр мондый нәтиҗәгә килгән: озын эш көненнән соң кайткач, өйдәге бетмәс мәшәкатьләр дә кушылгач, хатын-кызларның организмында хроник стресс барлыкка килергә мөмкин. Бу гормональ тайпылышларга китерә. Күп эшләгән хатын-кызларның сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, җитәрлек йокларга һәм үз сәламәтлеге белән шөгыльләнергә вакыты да калмый.

Галимнәр ир-егетләргә атнасына – 47, ә өйдә эшләре дә булган хатын-кызларга 34 сәгатьтән артык эшләмәскә киңәш итә.

Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән


Нет комментариев