Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исергәп авылы мәчетендә хәрбиләр өчен токмач кистеләр

Бүген Исергәп авылы мәчетендә чираттагы изге чара оештырылды. Егермеләп хатын-кыз җыелып махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләргә кулдан әзерләнгән токмач кистеләр.

Кемдер камыр баса, кемдер уклау белән җәя, өченчеләре аны махсус рәвештә киптереп биреп тора, калганнар тезелешеп басып токмач кисәләр. Авыл уңганнары арасында ветеран укытучылар, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы ханымнары, мәдәният йорты хезмәткәрләре, гомумән, битараф булмаган уңган хуҗабикәләр җыелды.

Токмач кисүчеләр арасында 80 яше белән  баручы Хәтимә апа Шаракова да бар. Ул берничә савыт токмачны өендә үк әзерләп, кисеп, савытларга тутырып алып килгән. 

– Мин үзем дә сугыштан соң туган бала. Әтиебез сугыштан исән-сау кайткан. Бүгенге көндә тарих кабатлана кебек, – дип сөйләде Хәтимә апа. – СВОда минем оныгым бүгенге көндә. Балакайларыбыз исән-сау кайтсын өчен барысын да эшләргә әзер. Мин нинди ярдәмем тия, шулай тырышам.

– Барлык солдатларыбызга исәнлек кенә телибез. Минем киявем дә махсус хәрби операция башланганның беренче көннәреннән үк ил сагына басты. Шулай ук мин укыткан укучыларымның күбесе анда. Барысы өчен дә кайгырып торам мин, – ди ветеран укытучы Рүзилә Әбүзарова. – Шушы без кискән токмачлар аларга барып ирешсен дә, өйдәге җылылыкны тоярга ярдәм итсен иде. 

– Исергәп халкы бик актив ярдәм итә. Без бик күп күләмдә бәрәңге уңышыннан да өлеш чыгардык, оекбашлар да бәйләдек, шифалы үлән чәйләре дә ясап солдатларга җибәрдек, – ди Фәнүзә Нәбиева. – Бүген ханымнар токмач кисәбез дигәч, мин дә бик теләп килдем. Изге теләкләр тели-тели кисәбез. Ризык булсын аларга. 

Мәчеткә йөрүче абыстай Сәлия Мәҗитова барлык килгән хатын-кызларга рәхмәт белдерде. 

– Барысына да рәхмәт әйтәсем килә. Оештыручы кызларга, он китергән, токмач салу өчен савытлар, чиләкләр китергән авылыбыз эшмәкәре Айгөлгә рәхмәтлебез, – диде ул. – Кызлар, ханымнар белән җыелышып бер киңәшләшү җитте – барысы да дәррәү генә күтәреп алдылар. Тагын шуны да әйтәсем килә, бүген бик күп авылдашлар кисеп әзерләгән токмачларны да китерделәр. Аларның барысын да җыю пунктына илтәбез.

– Исәнмесез, кызлар, без дә токмач алып килдек, кая куярга...

Тулырак мәгълүматны “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укыгыз
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев