Бәхетле кешенең сере нидә?
Җәмгыять

Бәхетле кешенең сере нидә?

«Дөньядагы иң бәхетле кеше» дип танылган монах бәхет серләрен ачкан.

Ул шулай ук кеше психикасына һәм сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаучы хисне дә атаган. Сез дә колак салыгыз!

Дөньяда иң бәхетле буларак танылган кеше – Тибетның 70 яшьлек монахы Матье Рикар үз-үзең белән гармониядә яшәүнең серләрен ачкан.
Рикар сүзләре буенча, кешеләргә үзләрендә ике сыйфатны үстерергә кирәк – альтруизм һәм шәфкатьлелек.

Моннан тыш, көн саен 15 минут бары тик яхшылык турында уйлау мөһим.

Монах фикеренчә, кеше психикасына иң начар йогынты ясаучы хисләрнең берсе — көнләшү.

“Үзен башкалар белән чагыштыру кешене үтерә”, – ди буддист.

Рикар 2008 елда галимнәр үткәргән тикшерүдә катнашкач таныла.

Аңа медитация вакытында 256 сенсор тоташтыралар һәм монахның баш миеннән чыккан гамма-нурлар аның чиксез бәхет кичерүен күрсәтә.

Тикшерүчеләр Рикарның күрсәткечләрен уникаль дип бәяли. Әмма монах үзе үзеннән дә зуррак рухи уңышларга ирешкән башка монахлар бар дип саный.

Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән


Нет комментариев