Баулылы республикабыз мирасын саклауга һәм мәгариф үсешенә өлеше кертә
Җәмгыять

Баулылы республикабыз мирасын саклауга һәм мәгариф үсешенә өлеше кертә

Баулы җирлеге үзенең фидакарь хезмәте, таланты белән туган ягыбыз һәм республикабыз үсешенә зур өлеш кертүче шәхесләре белән бай. Алар арасында Миңнуллиннар гаиләсе, аерым алганда, гомерен яшь буынны тәрбияләүгә, милли мәдәниятне саклауга һәм туган табигатьнең серләрен өйрәнүгә багышлаган Галина Васильевна Миңнуллина лаеклы урын алып тора.

Галина Васильевна – 35 ел педагог булып эшләгән хөрмәтле остаз, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы һәм Россиянең иң яхшы укытучылары конкурсы җиңүчесе. Яшь буынны тәрбияләү өлкәсендәге казанышлары өчен ул ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасы, “Россия мәгарифе алтын фонды” илкүләм премиясе, мактау билгесе һәм кубогы белән бүләкләнгән. Галина Миңнуллина – филология һәм педагогика өлкәсендә 20дән артык фәнни хезмәт, мәкаләләр һәм китаплар, шулай ук ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган басмалар авторы.

Аның күпкырлы эшчәнлегендә мәгълүматны әкиятләр аша тирәнтен аңлауга һәм үзләштерүгә нигезләнгән “Әкиятханә” (“Сказкотека”) белем бирү проекты аерым бер урын били. Автор үзе билгеләп үткәнчә, әкиятләр – милли мирасны саклауда бәяләп бетергесез хәзинә, алар баланың иҗади фикерләвен үстерә, дөньяны бербөтен итеп күрергә өйрәтә. Әлеге проект балаларда дөньяга караш, туган илгә мәхәббәт, әхлакый һәм эстетик кыйммәтләр тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Мәсәлән, балалар проект кысаларындагы “Өч кыз” татар халык әкияте аша халык зирәклеге, милли йола-гадәтләр дөньясына үтеп керә. Ә тылсымлы хикәят сәхифәләре ярдәмендә Татарстан Республикасы, аның дәүләт символлары, гореф-гадәтләре, гаилә кыйммәтләре һәм үзара хөрмәт төшенчәләре белән таныша. Әлеге басмага теркәлгән эш дәфтәре тарихка, нәсел тамырларына, әдәп-әхлак тәрбиясенә басым ясый. Уку әсбабы мәкаль-әйтемнәрне, санамышларны, уеннарны, балаларның логик һәм иҗади фикерләвен үстерүче биремнәрне, шулай ук Татарстанның мәдәни казанышларын үз эченә ала.

Шулай ук “Әкиятханә” тупланмасында якташ язучыбыз Фәнис Яруллинның “Яз кайда кышлый?” әкияте дә бар. Бу китап таныш сюжетлар аша яңа офыклар ачарга, туган милли мәдәниятебезнең тирәнлеген төшенергә ярдәм итә. Аның төп асылы телне өйрәнүдә генә түгел, ә шәхес тәрбияләүдә.

Эш дәфтәре кереш сүздән, биш бүлектән һәм җентекле эчтәлектән тора. Балалар монда әкият тексты белән уен формасында эшлиләр. Биремнәр арасында “Татарстан кошлары”, “Сыбызгы”, “Милли киемнәр” уеннары, “Яз” интерактив сызма-плакаты һәм кул эшләре өчен кызыклы материаллар бар. Боларның барысы да балага туган телне һәм мәдәниятне күңеленә сеңдерергә җиңеллек тудыра.

Дәфтәрдәге күнегүләр берьюлы берничә эшчәнлекне күздә тота: тыңлау, уку, фикер алышу, рәсем ясау, хәрәкәтле уеннарда катнашу яисә кул эшләре әзерләүне. Бигрәк тә сүз ясалышы һәм сөйләм телен үстерү күнегүләренә өстенлек бирелә, бу исә балаларга үз фикерен матур һәм дөрес җиткерергә, тирә-юньне кадерләргә өйрәтә. Автор фикеренчә, әлеге алымнар буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыта, ата-бабаларыбыз мирасына хөрмәт хисләре тәрбияли. Үз тамырларыңны, тарихыңны белү чын ватанпәрвәр шәхес үстерүнең нигезе булып тора.

Бу эш дәфтәре – ата-аналар өчен дә, мөгаллимнәр өчен дә Татарстан мәдәнияте белән таныштыруда менә дигән кулланма. Ул республикабыздагы өстәмә белем бирү учреждениеләрендә генә түгел, чит илләрдә яшәүче балалар белән эшләү өчен дә бик уңышлы табыш булып тора.

Бүгенге көндә Галина Васильевна яңа бер зур фәнни хезмәт өстендә эшли: Салих тавының флорасын, үсемлекләр дөньясының әйләнә-тирә мохит белән үзара бәйләнешен һәм экологик тәрбия мәсьәләләрен өйрәнә. Тикшеренүләр үзәгендә – әлеге кабатланмас табигать почмагының үткәне, бүгенгесе, табигый һәм тарихи байлыгы. Киләчәктә бу хезмәт яшь буында тирән экологик культура һәм туган якның табигый байлыкларына сак караш формалаштыруда мөһим маяк булачак.


Нет комментариев