Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы кызы җиңгән

Казанда “Балалар илне сурәтли” республика балалар иҗаты конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булган.

Проект балаларның иҗади потенциалын үстерүгә, гражданлык позициясен формалаштыруга һәм үсеп килүче буынның милли үзаңын ныгытуга юнәлдерелгән.

Баулының яшь рәссамнары – Ганс Сәйфуллин исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате укытучысы Роза Нәфыйкова җитәкчелегендә шөгыльләнүче кызлар үз яшь категорияләрендә призлы урыннарга лаек булганнар. Альмира Әхмәтова – беренче, Элина Сидорова өченче урын алган. Катнашучыларга, ил, табигатьне һәм кече Ватанны яратуны чагылдырган якты, эмоциональ һәм тирән хезмәтләре өчен, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылган.

Фото: Баулы балалар сәнгать мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев