Гимназиядә “Геройга 100 сорау” проекты кысаларында әһәмиятле очрашу узды. Чарага махсус хәрби операциядә катнашучы Баулы районы чик сакчылары берлеге вәкилләре чакырылды. Алар арасында Эльвир Рамазанов һәм “Рус” позывнойлы хәрби бар иде.
Хәрбиләр белән әңгәмәдә яшь армиячеләр һәм 7-10 сыйныф укучылары катнашты. Бу сөйләшү генә түгел, ә батырлык һәм патриотизм үрнәге дәресе булды. Геройлар үзләренең хезмәт тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, Ватан чикләрен саклауның җаваплы икәнлеге һәм сугышчының көндәлек тормышы ничек узуы турында сөйләделәр.
Укучылар кызыксынып тыңладылар: әңгәмә барышында чын дуслыкның нәрсә икәнлеге, хәрби бурычның нидән гыйбарәт булуы һәм сугышчыларның үзләренең позывнойларына нинди мәгънә салулары турында сораулар бирделәр.
Оештыручылар әйтүенчә, мондый очрашулар үсеп килүче буынга чын кыйммәтләрне күрергә ярдәм итә: әйткән сүзне үти белү, тугрылык, Ватанга мәхәббәт һәм ярдәмгә килергә әзер булуны.
– Безгә батырлыклар эшләгән кешеләр белән турыдан-туры аралашырга мөмкинлек бирәләр. Мондый форматтагы сөйләшүләр һәрвакыт сугышчыларның хәрби юлын, төрле кызыклы тарихларны тирәнрәк белергә этәрә, – ди 8нче сыйныф укучысы Аяз Булатов.
– Мондый чаралар батырлык һәм патриотлык тәрбияли, – дип уртаклашты Рафис Сәйфуллин.
Фото: Алиса Гарифуллина
Нет комментариев