Татарстанда газчыларны фатирларына кертмәгән кешеләргә 1,1 миллион сум штраф салынган.
ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәр иткәнчә, газчыларны фатирга кертмәү турында барлыгы 647 эш каралган. Шулардан 185 очракта гына штраф салынган. Тагын 102 материал каралу стадиясендә.
Моннан тыш, газ җиһазларына хезмәт күрсәтүгә килешү төзүдән баш тарткан өчен, шулай ук бинаны үз белдеге белән үзгәртеп корган һәм җиһазларны алмаштырган өчен 425 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.
Нет комментариев