2027 елда май бәйрәмнәре вакытында Россия халкын алты ял көне көтә. Бу хакта РФ Хөкүмәте хәбәр итә.
Ял көннәре 1, 2 һәм 3 май, шулай ук 8, 9 һәм 10 майга туры киләчәк.
Әлеге тәртип Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган 2027 елда ял көннәрен күчерү турындагы карар нигезендә билгеләнгән.
Нет комментариев