Яңгырлар уңышны җыеп алуга йогынты ясый
Баулы районында ашлыкны барлык чәчүлек мәйданның 1 процентыннан җыеп аласы калган.
Бүгенге көнгә районда 89 мең тонна ашлык суктырылган, 22,5 мең гектар туфрак эшкәртелгән. Баулы районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Фәрит Кыямов сүзләренә караганда, атна ахырына кадәр уракны төгәлләү планлаштырыла.
Шулай ук ул авыл җирлекләре башлыкларының игътибарын шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекне ясалма орлыкландыру мәсьәләсенә юнәлтте. Бүгенге көндә шәхси секторда план үтәлеше – биш процент чамасы гына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев