Җәмгыять

Тәмле чыршылар һәм Баулы бал кортлары

Яңа ел чыршылары Баулы районы авыл хуҗалыгы өчен дә файда китерергә мөмкин.

Атналык аппарат киңәшмәсендә “Мехуборка” предприятиесенең Баулы юнәлеше җитәкчесе Илдар Әсәдуллин чыршыларны “яшел азык”ка чыгара башлау турында белдерде. Шулай итеп, безнең шәһәр урамнары Яңа ел бәйрәмнәреннән соң чистарачак, ә фермер хуҗалыклары терлекләр өчен өстәмә витаминнар алачак.

Авыл хуҗалыгы темасын дәвам итеп, Баулы районы буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәрит Кыямов 2020 елга крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм итү программасында потенциаль катнашучылар турында хәбәр итте. Шулай итеп, быел грант алуга дүрт яңа эш башлаучы фермер хуҗалыгы дәгъва итәргә җыена, бер кеше эре мөгезле терлек симертүгә исәпләнгән гаилә фермасы төзүгә 30 миллион сумлык грант алуга. Шунысы кызык, быел Агростартап программасында умартачылык буенча биш хуҗалык катнашырга планлаштыра. Гомумән алганда, агымдагы елның февраль-март айларында авылда хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм итү буенча конкурсларга безнең районнан 12 гариза бирергә җыеналар.

Киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын авыл хуҗалыгы ярминкәләре нәтиҗәләренә дә юнәлттеләр: 2019 елда 5,3 миллион сумлык продукция сатылган. Бу бик яхшы күрсәткечләр.

Район башлыгы Рамил Гатиятуллин сүзләренә караганда, якын арада әһәмиятле бурычларның берсе – нәтиҗәле эшчәнлек алып бару өчен авыл хуҗалыгы кооперативларының санын арттыру.

Аппарат киңәшмәсендә һава торышы аномалияләре белән кышкы теманы район башлыгы да, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре дә кузгатты: гыйнвар җылысы кышкы балык тотарга яратучылар өчен куркыныч. Крещение бәйрәменең имин тәмамлануы куандыра.

Иртәнге очрашу ахырында Рамил Гатиятуллин авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарының башлануын тагын бер кат искә төшерде, анда яшәүчеләр үзләренең проблемалары һәм авылларын үстерү өчен теләкләре турында әйтә алалар. Һәр җыен турында тулырак мәгълүматны газетабыз битләрендә һәм “Баулы-информ” сайтында укыгыз.


Нет комментариев