Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тиздән Баулы имамнары яңартылган “Нигезләмә” куллана алачак

Бүген “Өмет” мәчетендә Баулы районы мөхтәсибәте имамнарының чираттагы җыелышы узды.

Җыелышып, фикер алышуда Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин да катнашты. Иң беренче тиздән басылып чыгачак “Нигезләмә” яки “Настольная книга имама” дигән әсбап турында сүз барды. Татарстан Республикасы Диния нәзарәте мөхтәсибләре, казыйлары, Голәмәләр шурасы катнашлыгында төзелгән китапта мөселман халкы йолаларының дөрес үтәлеше турында язылган.

– Бар йолалар да төрле районнарда, төрле авылларда төрлечә үтәлә, – ди Марат хәзрәт Мәрданшин. – Шуның аркасында халык арасында ызгышлар, тавышлар да килеп чыга. Шушы аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын дигән ният белән эшләнгән эш бу. Халык нинди генә сорау белән килсә дә, шушы китапны ачып карап, җавап табып булачак. Мәсәлән, ничек дөрес итеп җеназа, намаз, никах укырга, исем кушарга болар барысы да әлеге китапта булачак.

Җыелышта авыл имамнарын сәламәтләндерү йортына җибәрү нияте барлыгы да телгә алынды. Бер атналык ял вакытында имамнар төшкә кадәр дәваланып, төштән соң инде укулар белән шөгельләнәчәкләре турында әйтелде.

Киңәшмәдә имамнарны борчыган башка сораулар да каралды.

Имамамнар арасында иң өлкәне Наил хәзрәт Дәүләтовка 83 яшь, ул Исергәп авылыннан.

– Шушы җыелышларны ай саен бер авылда үткәрү гадәткә кереп китте, – ди ул. – Кайсы авылларда җитешсезлекләр бар, кайда алга китешләр бар, дөрес юлдан тайпылышлар юкмы, боларның барысы турында да фикер алышабыз. Әле үз аягымда йөреп, җыелышларда катнаша алуыма, эшләр башкаруыма сөенеп торам. Минем өчен җыелышларга йөрү үзе бер бәйрәм кебек.

Соңыннан имамнарга көз аенда төзелеп беткән мәетханә бинасын күрсәттеләр. Биредә, тиешле йолаларны үтәп, соңгы юлга озату өчен барлык шартлар да тудырылган.

Айгөл Хөсәенова фотосурәтләре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев