Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда ятим балалар өчен торак сатып алуга 895 миллион сумнан артыграк акча бирелә

Республикада ятимнәр һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен торак сатып алуга торглар игълан ителгән. Торг турында мәгълүматлар сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы порталына урнаштырылган. Контракт бәясе – 243 миллион сумнан артыграк. Бу акчага барлыгы 178 фатир сатып алыначак.

Җир һәм мөлкәт министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, беренче яртыеллыкта ятимнәр өчен 211 фатир сатып алуга 3 дәүләт контракты төзелгән. Шуның 114е (бер бүлмәле фатирлар) үз хуҗаларын да тапкан инде. Казанда – 73, Түбән Камада – 28, Югары Ослан районында – 6, Балтач районында – 4, Әтнә, Сарман һәм Ютазы районнарында – берәр фатир ятимнәргә тапшырылган.

Татарстан Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел барлыгы 636 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу максатка 895 миллион сумнан артыграк акча бүлеп биреләчәк (шул исәптән 68 миллион сумнан күбрәге – федераль бюджеттан).

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X