Таш түшиләр, асфальт җәяләр
Җәй – төзекләндерү вакы¬ты, шуңа күрә юл хезмәткәр¬ләре елның әлеге фасылын нәтиҗәле файдаланып калыр¬га тырыша. Мәсәлән, Кызылъяр авыл җирлегенең Уба авылын¬да “Торак пунктларда юл-урам челтәрен ремонтлау” програм¬масы буенча Үзәк урамның 600 метр өлешенә (клуб бинасын¬нан башлап) вак таш-ком кат¬нашмасы җәйгәннәр.
Әлеге эшләргә Татарстан бюджетыннан ике миллион сумнан артык акча бүленгән. Уба халкы киләчәктә юлларны тагын да яхшырак итеп салуларын тели. Алар авылның башка урамнары юллары да ремонтланыр, дип өметләнә.
– Юл салдылар, рәхмәт, – ди авылда яшәүче Галия Шакирова. – Яшьләр һәм Совет урамнарында да юлларны ясасыннар иде.
Кызылъяр авылында да юлларны ремонтлау эше бара. Алар муниципаль юл фонды акчаларына төзекләндерелә. Совет урамындагы юлга асфальт җәюгә 10 миллион сумнан артык акча бүленгән.
– Әлеге урамда яшәүчеләр бик сөенде, чыгып, рәхмәт әйтүчеләр булды, – ди Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина. – Авылыбызның күп кенә юллары программага кертелде, ел саен аларны акрынлап норматив хәлгә китерергә тырышабыз.
Быел шулай ук Кырымсарай авылындагы бер урамда һәм Баулының Беренче май урамында юл участогына да асфальт җәелгән. Васькино-Туйралы авылында – Нижний урамындагы юлга, Удмурт Ташлысында – Ленин, Баулыда Садовый һәм Подгорный урамнарындагы юлга вак таш-ком катнашмасы җәйгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев