14 февраль - Гашыйклар, Мәхәббәт, Изге Вәли көне дип билгеләп үтелә.
Без Айдар Фәйзрахманов башкаруында ишеткән “Аулак өй” җырын заманга яраклаштырсак, аның сүзләре шулай яңгырар иде. Чөнки бүгенге көндә Баулыда һәм авылларда интернет ярдәмендә төзелгән гаиләләрне очратырга була. Аларның икесе безгә үз тарихларын сөйләделәр. Әңгәмәдәшләребез исемнәрен үзгәртеп бирүебезне сорады
Энҗе:
– Мин Оренбург өлкәсеннән. Егерме яшемә кадәр дөньяда Баулы дигән торак пункт барлыгын ишеткәнем дә юк иде. Педагогия көллиятен тәмамлагач, туганнарым яшәгән Башкортстанның Октябрьский шәһәренә эшкә урнаштым. Шәһәрдә беркемне дә белмим, кичләрем күбрәк компьютер каршында узды. Шулай бер көнне очраклы рәвештә танышулар сайтына юлыктым. Кызык өчен теркәлеп, фотосурәтемне дә кертеп куйдым. Шунда ук хатлар “ява” башлады. Бөтенесе русча яза, ә арадан берсе генә – татарча. Аның белән бер кич буе языштык һәм икенче көнне очрашырга сөйләштек. Бер белмәгән кеше белән очрашуга үзем генә барырга курыктым, хезмәттәш ике кызны иптәшкә чакырдым. Егет тә очрашуга дусты белән килгән иде. Бераз урамда йөргәч, ял итү комплексына кереп, боулинг уйнадык, күңелле ял иттек.
Мин танышкан егет Баулыдан иде. Икенче көнне ул чәчәк букеты күтәреп үзе генә килде минем янга. Шуннан очраша башладык. 15 чакрым араны бернигә дә санамыйча, көн саен Октябрьскига килеп йөрде ул. Ярты елдан тәкъдим ясады. Никах укыттык, туй үткәрдек.
Минем Баулыга килен булып төшүдә интернет “гаепле”. Инде ун елдан артык матур гына яшәп ятабыз, балалар үстерәбез.
Самат:
– Мин авылда яшим. Авылдагы хәл билгеле инде: кызлар, мәктәпне тәмамлау белән, шәһәргә китеп бетә. Ә мин шәһәр томышын яратмыйм, минем авылда яшисем килә. Тугызынчы классны тәмамлагач, колледжда тракторчылыкка укыдым да, авылда эшли башладым. Дөресен әйтим, мин гаилә корырмын дип уйламадым да, әти-әниемне рәхәттә яшәтә алсам, бик әйбәт булыр дип уйладым. Алар бит гомер буе эшләп бер рәхәт күрмәгән. Өйне, каралты-кураны төзекләндердем, өйдә уңайлыклар тудырдым. Өйдә, әлбәттә, компьютер да барлыкка килде. Компьютер минем ялгыз кичләремне ямьләндереп җибәрде: ул миңа кешеләр белән, еракларга таралган дусларым белән аралашу мөмкинлеген бирде. Яңа танышларны да күп таптым. Кайчак таңга кадәр язышып утырган чаклар да булды. Көнозын кырда эшлим, ә үзем, түземсезлек белән кич җитүен көтәм. Башкортстанда яшәүче яңа танышым Алия минем өчен гомер буе белгән кешедәй якын тоела башлады. Виртуаль аралашуыбызга дүрт ай чамасы булгандыр, декабрь аенда мин, тәвәккәлләп, ул яшәгән шәһәргә киттем. 200 чакрымнан артык юлны үткәнче, төрлесен уйладым: ә бәлки ул мин күзаллаган кеше түгелдер, ә ул мине ошатмаса? Ул миннән шактый яшьрәк тә...
Алия белән күптәнге танышлар кебек очраштык. Ике көннән соң мин кайтып киттем, Алия Яңа ел каршыларга безгә кунакка килергә вәгъдә биреп калды. Сүзендә торды. Яңа елны кем белән каршыласаң, шуның белән үткәрерсең диләрме? Озакка сузмый никах укыттык. Шәһәр кызы минем хатыным булды. Матур гына яшәп ятабыз. Өч балабыз үсә. Үз өем, гаиләм бар дип, шатланып яшим.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев