Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалык өчен югары счетлар турында әйтте

Президент бу мәсьәлә буенча халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәклеген белдерде.

Күп кенә татарстанлылар декабрьдә җылыту өчен югары счетлар алды. Вазгыятьне игътибар белән өйрәнергә һәм һәр аерым очракны ачыкларга кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шимбә киңәшмәсендә шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Һәр мөрәҗәгатьне игътибар белән тикшерегез, һәм әгәр исәпләүләрдә ялгышлар бар икән — төзәтергә. Иң мөһиме, аңлату эшләре алып барырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Декабрь салкын булды, шуңа җылылыкны куллану артты.

«Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев сүзләренчә, оешмада кайнар элемтә ачылган, гражданнар ягып җылыту счетлары буенча мөрәҗәгать итә.

Фото: yandex.ru

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/official/16-01-2021/r-st-m-mi-nehanov-torak-kommunal-hu-alyk-chen-yugary-schetlar-turynda-ytte-5799454

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев