Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә укытучылар, табиблар өчен коммуналь ташламаларны гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә

Авыл укытучыларына ташламаларны гамәлдән чыгару тәкъдиме «педагогларның хезмәт хакын арттыру буенча элегрәк кабул ителгән карарлар белән» бәйле.

РФ Икътисади үсеш министрлыгында федераль закондагы авыл укытучыларының коммуналь чыгымнарын компенсацияләү хокукына кагылышлы нигезләмәгә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итәләр. Шулай ук медицина хезмәткәрләренә карата да әлеге социаль яклау чарасын гамәлдән чыгару мәсьәләсе күтәрелә. Бу хакта «Парламентская газета» яза.

Ведомствода РФ «Мәгариф турында»гы законнан торак биналар, җылылык һәм биналарны яктырту кебек коммуналь түләүләргә каралган ташламаларны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итәләр. Авыл укытучыларына федераль ташламаларны гамәлдән чыгару тәкъдиме «педагогларның хезмәт хакын арттыру буенча элегрәк кабул ителгән карарлар белән» бәйле.

Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты әгъзасы Аркадий Пономарев фикеренчә, әлеге категориягә кергән гражданнарның ташламаларын гамәлдән чыгару «2030 елга кадәр Россия Федерациясе авыл территорияләрен тотрыклы үстерү стратегиясе»нә каршы килә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/31/179905/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев