Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республика һәм муниципаль программалар ярдәмендә район авыллары төзекләндерелә

Авыл мәдәният йортларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында Кырымсарай авылының мәдәният учагы төзекләндерелә.

Капремонтка республика бюджыннан 10,5 миллион сумга якын акча бүленгән. Бүгенге көндә төзелеш эшләренең 70 проценты башкарылган, объектны Республика көненә кулланылышка тапшыру күздә тотыла.

Мәдәният йортының түбәсен, тәрәзәләрен алыштырганнар, агач идәнне сүтеп, аның урынына плитка түшәгәннәр. Бинага кергәч, иске мәдәният йортының бары стеналары һәм төп конструкцияләре генә калганын күрдек. Капремонт төгәлләнгәч, мәдәният йорты танымаслык булачак. Ул, якты гына түгел, ә җылы да булырга тиеш, чөнки капремонт кысаларында бинаның фасады да җылытыла. Әлегә мәдәният йортына төзүчеләр “хуҗа”. Мәдәният хезмәткәрләре дә, ремонт беткәнне көтеп, кул кушырып кына утырмыйлар. Алар онлайн режимда мәдәни-агарту эше алып баралар, авылны төзекләндерүдә актив катнашалар. Без барганда, парктагы клумбаны тәртипкә китерәләр иде.

– Кул кушырып утырмыйбыз. Мәдәният йортын ачуга әзерләнәбез. Бездә бәйрәм алдыннан, кунаклар килер алдыннан йорт-җирне тәртипкә китерү гадәткә кергән, без менә терриорияне тәртипкә китерәбез, – дип сөйләде безгә мәдәният йорты директоры Евгения Мигачёва. – Без, билгеле, тантаналы төстә ачылуга әзерләнәбез, бәйрәмгә кунаклар килергә вәгъдә бирде. Ничек килеп чыгар, әлегә әйтүе кыен. Коронавирус пандемиясе аркасында бүгенге көндә онлайн режимда эшлибез, тик бу җанлы аралашу түгел бит. Кешеләр белән аралашу сагындырды, шулкадәрле сәхнәгә чыгасы килә!

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев