Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр йорт хуҗасы белән матур

Авылның байлыгы – аның хезмәт сөючән кешеләре. Казан – Оренбург федераль трассасыннан читтә Новозареченск авыл җирлегенә керә торган Измайлово авылы бар. Авылда 88 хуҗалык исәпләнә, бүгенге көндә биредә якынча 130 кеше гомер итә. Без анда яшәүче 37 яшьлек Ирина Большаковага юл тоттык.

Ирина Большакованың йорты ерактан ук игътибарны җәлеп итеп тора – ишегалдында төрле төстәге фигуралар, бер корылмада матур рәсем, күпсанлы чәчәкләр, тизрәк әлеге гаҗәеп йортта яшәүче кеше белән танышасы килде.

Ирина безне капка янына чыгып каршы алды, һәм, елмаеп, ишегалдына узарга чакырды. Иркен һәм уңайлы ишегалды кечкенә генә әкияти дөньяга ошаган.

Йорт хуҗабикәсе сүзләренә караганда, ул авыл җирендә туып-үскән, шуңа күрә аңа биредә бар нәрсә якын. Ирина Поповка мәктәбендә укыган, шул елларда аның тумыштан килгән сәләте тагын да ачылып киткән.

– Мин кечкенә чагымнан ук рәсем ясарга яраттым, черчениене бик ярата идем, мондый фәннәрдән минем гел “бишле” иде. Мәктәптә төрле бизәү эшләрендә дә ярдәм иттем, – дип искә ала Ирина Большакова.

Ул чакларда төрле көнкурсларда катнашу мөмкинлеге булмаган, шуңа күрә аның эшләрен мәктәптә һәм өйдә генә күргәннәр. Хәзерге вакытта, интернет заманында, мөмкинлекләр күбрәк, Ирина әйтүенчә, республика һәм бөтенроссия конкурсларында катнашырга булыр иде. Тик ул үзенең иҗади талантын, бар күңелен үзенең хуҗалыгына бирә.

Экскурсияне без иң җәлеп итеп тора торган рәсемнән – мунчаның алгы өлешендәге аккошлар сурәтеннән башладык. Корылма әле тышланмаган, шуңа күрә ул автомобиль шиныннан ясалган аккош фигураларына ошаган сурәт төшергән.

– Быел мунчаны бизәргә булдым, төрлелек кертергә, – дип сөйләде безгә Ирина. – Төрле төсләрдәге баллонлы буяулар сатып алдым да, бизәдем. Хәзер менә балалар ишегалдына керәләр дә сөенеп карап торалар.

Аккошлардан соң, цементтан башка төрле фигуралар, хуҗабикә аларның һәрберсе турында бик яратып сөйли, чөнки аңа мондый иҗат белән шөгыльләнү бик ошый.

Ишегалдын бизәү идеяләрен интернет киңлекләреннән ала яки үзе уйлап таба. Ирина һәрчак эзләнүдә, ишегалдын бизәү өчен ниндидер яңалык табарга омтыла.

– Быел цементтан һәм гипсокартоннан эшләнмәләр ясау белән кызыксына башладым. Кызганычка каршы, гипсокартоннан ясау барып чыкмады, шуңа күрә цементта тукталдым, – ди Ирина Большакова. – Күбәләк корты, гөмбәләр, гномиклар, сигезаяк ясадым. Шарлавык ясый башладым, аны әле эшләп бетерәсе бар. Гадәттә, бер гномикка берничә сәгать вакыт китә, ике көн чамасы кибә һәм әзер.

Ишегалдында автомобиль шиннарыннан ясалган эшләнмәләр шактый – попугайлар, горур аккошлар. Алар бер-берсен тулыландырып тора. Чәчәкләр өчен төрле формадагы вазоннар ишегалдын бизи.

Героинябыз чәчәкләргә дә битараф түгел, шуңа күрә аларны да утырта. Аз гына ял минутларында аларга карап, сокланып утыра.

Ирина балаларны бик ярата, шуңа күрә аларның ишегалдына балалар күп җыела. Өстәвенә биредә бик матур һәм үзенчәлекле. Балалар ишегалдында уйныйлар, ял итәләр, батутта сикерәләр.

Ирина кызларын да кечкенәдән хезмәт сөючән итеп тәрбияли, өч кызы – төп ярдәмчесе. Бер кызы инде зур, икесе мәктәптә укый. Әниләренең рәсем ясау сәләте аларга күчмәсә дә, уртанчы кызы яхшы бии, кечесе җырга оста.

Кызлар әниләренә бакча эшләрендә дә булышалар. Биредә төрле чәчәкләр үсә, яшелчә түтәлләре матур итеп тезелеп киткән. Һәркайда хуҗабикәнең уңган куллары сизелә.

Иринаның зур хуҗалыгында бозаулар, сарыклар, тавыклар, попугайлар, песиләр, эт һәм йорт куяннары бар. Йорт куяннарын кызларына бүләк иткәннәр, шуннан бирле алар гаиләнең яраткан әгъзаларына әверелгәннәр. Аларны исә кызлары карый.

Ирина Большакова бар җирдә өлгерергә тырыша – тормыш иптәше дөнья куйгач, бар мәшәкать аның җилкәсенә өелгән. Өч еллап “Николашкино” җәмгыятендә ферма мөдире булып эшли – эше бик җаваплы. Җәмгыять җитәкчесе Гөлнара Сәмыйкова “Хезмәткә дан”га сөйләгәнчә, Ирина бик җаваплы һәм хезмәт сөючән. Ул үзенең вазифаларын яхшы башкара.

Көндәлек мәшәкатьләрдән арынып торырга яраткан шөгыле – рәсем ясау һәм эшләнмәләр иҗат итү – ярдәм итә. Ә мондый хезмәт җимешләре үзенең дә, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә кәефен күтәрә. Ирина кебек кешеләр – әлеге зур булмаган авылның чын мәгънәсендә терәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X