Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нинди очракта кура җиләге ашарга ярамый

Бакчаларда кызарып кура җиләге пешә башлады. Тик менә һәркемгә дә аны учлап-учлап ашарга ярамый, ди табиб-диетологлар.

Кемнәргә кура җиләген ашарга киңәш ителмәве хакында табиб-диетолог Ольга Кораблева яза.

Белгеч сүзләре буенча, сәламәтлегендә тайпылышлар булмаган кешеләргә көненә 400 граммга кадәр кура җиләген ашарга ярый. Әмма ашказаны-эчәклекләрендә нинди дә булса проблемалар күзәтелүчеләргә, мисал өчен, гастрит һәм ашказаны җәрәхәте булганнарга, шулай ук бөер авыруларыннан җәфаланучыларга (кура җиләге бәвел куу сыйфатына ия) бу җимешне ашаудан тыелу зарур.

Шул ук вакытта кура җиләгенең бик көчле аллерген булуы хакында да онытмагыз. Кемнәрнең башка җиләк-җимешкә аллергиясе бар, кура җиләген дә саклык белән генә ашау киңәш ителә.

Кура җиләге бик нык аппетитны ача. Диета тотучыларга аның бу үзенчәлеге хакында белү комачауламас.

"Әгәр дә көндәлек рационыгызның калориялелеген киметергә уйласагыз, шул ук вакытта кура җиләген дә ашыйсы килсә, аны йогурт яки йомшак эремчеккә кушып ашагыз", – ди диетолог.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев