Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Мобилизацияләнгән баулыларның балаларына түләүләр

Баулыда мобилизацияләнгәннәрнең балаларына түләүләр өчен гаризалар кабул итү башланды

Татарстанда өлешчә мобилизация барышында запастан хәрби хезмәткә алынганнарның һәр балигъ булмаган баласына 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләнгән.

ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Мондый карар «социаль яклау дәрәҗәсен күтәрү максатларында» кабул ителде.

Баулы районында мобилизацияләнгәннәрнең балаларына бер тапкыр гына бирелә торган 20 мең сум акча түләү өчен гаризалар кабул итү башланды. Гаризаны районның социаль яклау бүлегендә бирергә мөмкин: Баулы шәһәре, Җиңү урамы, 4нче йорт.

Кабул итү эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр башкарыла, 19 октябрь чәршәмбедән гаризалар кабул итү 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Социаль яклау бүлегендә “Баулы-информ”га аңлатулары буенча, мөрәҗәгать итүченең паспортының оригиналь күчермәләрен, бала туу турында таныклыкларны, счет реквизитларын алып килергә кирәк. Түләүләр турында тулырак социаль яклау бүлеге телефоны буенча шалтыратып белергә була: 5-40-40, 5-67-22, 5-64-42.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев