Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Машина йөртүчеләр өчен яңа төр штрафлар кертелә

Дәүләт Думасы депутатлары машина йөртүчеләр өчен яңа төр штрафлар булдырырга тели.

Федераль Җыенның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет җитәкчесе Ярослав Нилов сүзләренчә, алар юлларда автомобильне куркыныч йөрткән өчен салынырга мөмкин. Закон проектыннан аңлашылганча, агрессив машина йөртүчеләргә 5 мең сумга кадәр штраф яный. Хокук бозу икенче тапкыр ачыкланганда, штраф күләме 50 мең сумга җитәчәк. Яисә шофер бел елга кадәр “права”сыннан мәхрүм калачак. Җаваплылыкка тарту өчен фото яисә видео дәлилләр кирәк булачак.

Юлларда куркыныч йөргән автомобильчеләргә штраф салу мәсьәләсен инде беренче тапкыр гына күтәрмиләр. Федерация Советы әгъзасы Валерий Васильев, мисал өчен, андый йөртүчеләрне 3 елдан 5 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә кирәк, дигән тәкъдим җиткергән иде.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/mashina-yrtchelr-chen-yaa-tr-shtraflar-kertel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев