Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык санын исәпкә алу апрельгә күчерелә

Covid-19 статистика эшенә үзгәрешләр кертте. Элегрәк, Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2020 елның октябрендә узачак, дип планлаштырылган иде. Илдәге катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, Росстат халык санын исәпкә алуны 2021 елга күчерергә тәкъдим итте.

Россия хөкүмәте 2020 елның 27 июнендә кабул иткән 943 санлы карар нигезендә, Бөтенроссия халык санын алуны уздыру вакыты 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр дип расланды. Халык турында мәгълүмат җыю һәм аны исәпкә алу вакыты 2021 елның 1 апрелендә 0 сәгатьтән тәшкил итә.

Халык санын алу үзенчәлекле булачак. Стандарт яки расланган хисап язмасы булган кешеләр дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (Gosuslugi.ru) исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль рәвештә тутыра ала, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче “Минем документлар” күпфункцияле үзәкләрендә дә исәпкә алуны узарга мөмкин. Һәр катнашучы раслау сыйфатында цифрлы һәм QR-код алачак. Өйгә халык санын алучы килгәч, аңа бу кодны күрсәтү дә җитә. Шулай ук халык санын алу уза торган стационар участоклар да эшләячәк.

Халык санын алучылар планшет, компьютерлар ярдәмендә эшләячәк. Халык санын алуның кәгазь формалары мәгълүмат җыюның резерв һәм искәрмә ысулы буларак кулланыла ала.

Апрель аенда булачак Бөтенроссия халык санын алу кәгазьләрендә шәхси мәгълүмат күрсәтелмәячәк. Аларга барлык җаваплар респондентларның сүзләренә карап язылачак. Бернинди раслаучы документлар да кирәк булмаячак. Ә тутырылган кәгазьләр халык санын алу нәтиҗәләре дөнья күргәч юкка чыгарылачак.

Статистика органнары мәгълүмат ресурсларын саклауга аерым игътибар бирә. Моның өчен сертификацияләнгән программа чаралары һәм мәгълүматны криптографик яклау чаралары кулланыла. Әлеге чаралар мәгълүматларны законсыз карау мөмкинлеген булдырмый.

Хәзерге вакытта Татарстанда Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек буенча актив эш алып барыла. Халык санын алуны үткәрүнең оештыру планы расланган, республика торак пунктларының цифрлы карталарын актуальләштерү төгәлләнгән. Әлеге гамәлләр йортларның геокординатларын ачыкларга ярдәм итәчәк, ә алга таба халык санын алу нәтиҗәләре буенча Татарстан муниципаль районнарының цифрлы картасына аның барлык нәтиҗәләрен кертергә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев