Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Караклык төрләре

Тир түкмичә генә акча эшләргә теләүчеләр күптөрле чаралардан файдалана. Караклар ятьмәсенә эләкмәү өчен, алдау чараларының берничәсе турында мәгълүмат бирәбез.

Призлар уйнату 
Синең зур бүләк отуың турында телефоныңа хәбәр килә. Бүләк уйнату турында мәгълүмат сайтта да пәйда була (бер көнлек сайтлар). Аннан сиңа шалтыратып, откан бүләк өчен салым түләргә кирәклеген, ул акчаларны терминал аша мәгълүм бер телефон номерына күчергәннән соң, шалтыратып хәбәр итәргә кушалар. Акча күчкәч, мошенник гафу үтенеп, салым ставкасының бераз артуын, тагын акча салырга кирәклеген әйтә. 
Туганнар бәлагә очрау 
Карак, телефоннан шалтыратып, үзен әбунәченең туганы дип таныштыра һәм дулкынланган тавыш белән, җинаять эшләгән өчен (юл һәлакәте, корал яки наркотиклар саклау, кеше кыйнау) полиция тоткарлады, ди. Котылу өчен, гадәттә, 1 мең сумнан алып, 300 мең сумга кадәр акча таләп ителә, аны тиз арада я такси шоферлары аркылы, я терминалга салырга кирәклеге әйтелә.
Очсыз хакка ягулык-майлау материаллары 
Билгесез зат, шалтыратып, йөк ташучы шәхси эшмәкәргә отышлы килешү тәкъдим итә һәм билгеле бер адреска килергә куша. Юлда тагын шалтырата, йөк ташучы өчен очсыз бәягә ягулык-майлау материаллары сатып алуын, әмма заправщикка бирергә акчасы җитмәвен әйтә, әлеге сумманы абонент номерына күчерергә куша. Билгеләнгән урында йөк тә, ягулык-майлау материаллары да булмый.

СМС

Телефонга “Минем проблемалар барлыкка килде, шушы номерга шалтырат, алмасам, шунда акча сал. Соңыннан аңлатырмын” дигән смс-хәбәр килә. Телефон хуҗасына кәрәзле элемтә операторының ялган техник хезмәткәре шалтыратып, яңа хезмәт тәкъдим итә яки, элемтә яхшырсын өчен, аерым код җыярга куша. Әлеге код телефоннан каракларга акчаны үз исемнәренә күчерергә мөмкинлек бирә.
Операторның штраф санкцияләре 
Телефон хуҗасына техник ярдәм операторы булып шалтыраталар һәм тарифны операторга әйтмичә алыштыру турында (вакытында акча түләмәү, роумингтан файдалану һ.б.) һәм шуның өчен экспресс-түләү карталары аша штраф түләргә кирәклеген хәбәр итәләр. 
Акчаны “ялгыш” салу 
“Мобиль күчерү” системасы аша телефон хуҗасына акча күчү турында смс-хәбәр килә. Аннан бер кеше шалтыратып, әлеге номерга ялгыш акча күчерүен әйтә, шул сумманы үз номерына салырга куша. Зыян күрүче акча күчерә, соңыннан исә аңа килгән акчаның да юкка чыгуы билгеле була. 
Смс-хәбәрләрнең тарифы күтәрелү турында мәгълүмат 
Кулланучыга үзен кызыксындырган номерның смс-хәбәрләрен, керүче һәм чыгучы шалтыратуларны тикшереп, яшерен акча алулар булмасын өчен, бәясе 10 сумнан 30 сумга кадәр булган смс-хәбәрдә кирәкле номерны күрсәтергә тәкъдим ителә.  Смс-хәбәр җибәрелсә, кулланучының 500 сумга кадәр акчасы алына, мәгълүмат, әлбәттә, җибәрелми. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев