Исерек шофёрларны штрафлар да куркытмый
Агымдагы елда районда айнык булмаган шофёрлар катнашында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 64 очрагы теркәлгән.
Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Галиев мәгълүматына караганда, быелгы җәйнең ике аенда гына да руль артына айнык булмаган хәлдә утыруның 23 факты ачыкланган.
Транспорт чарасы белән айнык булмаган хәлдә идарә иткән өчен, машина йөртү таныклыгыннан өч елга кадәр мәхрүм итү, шулай ук 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза каралган. Дәүләт автоинспекциясе кисәтүенчә, транспорт белән исерек хәлдә идарә итү кеше гомеренә куркыныч тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев