Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фаҗигадән соң һәр көнгә сөенгә сөенеп яши

Бер ел элек, 11 майда, Казан гимназиясендә атыш вакытында безнең якташыбыз Тимур Җиһангәрәев та зыян күргән иде. Катлаулы операцияләр кичергән яшүсмер бүген ничек яши?

2021 елның 11 маенда Казанда коточкыч фаҗига булды: 175нче гимназиядә атыш вакытында балалар һәлак булды.

Ул көннәрдә “Баулы-информ” редакциясе зыян күрүчеләр арасында безнең якташ – яшүсмер Тимур Җиһангәрәев та булуын белде, ул берничә пуля ярасы алган, шул исәптән үпкәсе дә яраланган иде. Тимурның хәле бик катлаулы булу сәбәпле, яшүсмерне башка авыр хәлдәге пациентлар белән Мәскәү медицина учреждениесенә озаттылар. Башкала клиникасында Тимур берничә катлаулы операция кичерде. Яшүсмер Казанга бер айдан артык дәваланганнан соң гына әйләнеп кайтты.

Хәзер Тимур шул ук 175нче гимназиядә үз сыйныфында укуын дәвам итә.

– Мәскәү клиникасында Тимурга берничә операция ясадылар: улыбызның тәненнән тугыз пуля алдылар, – дип сөйли “Баулы-информ” хәбәчесенә Тимурның әнисе Светлана Җиһангәрәева. – Казанга кайткач, беренче мәлләрдә Тимурның уң кулы тулысынча тураймый иде, уку елы башланыр алдыннан безгә өйдән генә укырга тәкъдим иттеләр. Тик Тимур каршы булды, аның сыйныфташлары белән бергә укыйсы килде.

Беренче уку көннәрендә Тимурга сул кулы белән язарга туры килгән, әмма малай даими рәвештә күнегүләр ясап торгач, уң кулы әкренләп үз хәленә кайткан.

Светлана сүзләренчә, Тимур тернәкләндерү курсын дәвам итә. 2021 елның җәендә яшүсмер Баулы районының “Шатлык” тернәкләндерү үзәгендә дәваланган, аннары тернәкләнү курсларын Казан үзәгендә узган.

– Тимур психологик яктан да тернәкләнә, узган майда булган вакыйгаларының бер өлеше аның хәтереннән бөтенләй төшеп калган, – дип уртаклашты Светлана. – Хәтта сыйныфта да балалар бу тема турында сөйләшмиләр. Фаҗига вакытында аларның җиде сыйныфташы һәлак булды бит.

Тимурның сыйныфы мәктәпнең икенче катына күчкән, ә фаҗигале вакыйгалар булган кабинетта хәзер “Хәтер бүлмәсе” урнашкан.

Бүген көндә Тимур  еш табибларга бара, дуслары белән актив аралаша. Коточкыч вакыйгаларның тәэсире Тимурның сәламәтлегендә әле дә сизелә: бу көннәрдә малай чираттагы медицина тикшерүе узганда, аның йөрәк белән бәйле проблемалары килеп чыккан, дип хәбәр итте безгә яшүсмернең әнисе.

Шуңа да карамастан, Тимур киләчәккә зур планнар корып яши. Быел малай тугызынчы сыйныфны тәмамлый һәм Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумына укырга керергә җыена. Тимур теләгенә ирешер дип өметләнәбез, чөнки яшүсмер мәктәптә дүртле һәм бишле билгеләренә генә укый.

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев