Белгечләр җәй ничек киләсен белдерә.
Быел май ае температура һәм явым-төшем буенча типик булачак, уртача күпьеллык күрсәткечләр нормасына туры киләчәк, дип ышандыра синоптиклар. Уртача температура 11-14 градус җылы булыр дип көтелә.
Ә менә июнь гадәттәгедән шактый салкын булачак икән. Явым-төшем нормага якын булуга карамастан, бу айда уртача температура 16-19 градустан артмаячак.
Аның каравы июль, август һәм сентябрь җылы, нормага якын яки югарырак күрсәткечләр белән көтелә. Яңгырлар апрель-майга караганда якынча 2 тапкыр күбрәк булачак, әмма күпчелек өлеше янә төбәкнең көньягына гына туры киләчәк.
Әйтергә кирәк, элегрәк быелгы җәй иң эссе җәй булырга тиеш дип хәбәр ителгән иде. Бу саранча яуларына һәм корылыкка китерергә мөмкин.
Нет комментариев