Баулының “Водоканал” оешмасы кышка әзер
Җәмгыять

Баулының “Водоканал” оешмасы кышка әзер

“Водоканал” предприятиесе көзге-кышкы чорга 80 процент әзер. Җәй айларында биредә бик күп эшләр башкарылган.

Көзге-кышкы сезонга әзерлек яздан ук башлана: электр тапшыру линияләрен әзерләү, ябу-көйләү арматураларын тикшерү, канализация челтәрләрен юдыру. Кыштан соң кайбер коелар яраксыз хәлгә килә, аларны ремонтлау, капкачларын алыштыру таләп ителә. Җәен салкын су белән тәэмин итүне һәм су бүлүне алмаштыру буенча да чаралар үткәрелә.

– Бүгенге көндә без көзге-кышкы чорга 80 процент әзер, – ди “Водоканал” предприятиесе директоры Рафаэль Шәймәрданов. – Электр двигательләре, электр белән эретеп ябыштыру фитинглары резервын әзерләдек, пластик торбаларга күчәбез. Район башкарма комитеты кышкы чорга предприятиенең штат эше өчен өстәмә чыгымнарга акча бүлеп бирергә вәгъдә итте.

Тулырак «Хезмәткә дан” газетасы битләрендә һәм Баулы телевидениесе хәбәрләрендә күрә аласыз.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте


Нет комментариев