Әлеге чараны балалар өчен җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Сиринә Вәгыйзова оештыра.
Каз канаты каурыеннан май канаты, мамыгыннан күпереп торган, йомшак мендәрләрне татар халкы элек-электән ясый. Кандызлылар да каз каурыенан май канаты ясап карарга булганнар. Башта Сиринә ханым йорт кошы – казның ите, маеның файдасы һәм канатының кайда кулланылуы хакында сөйләп узган. Оештыручылар мастер-классны уздырыр өчен махсус әзерләнгән. Авылда күпләп каз асраучы хуҗабикәләр Әнисә Нәфыйкова һәм Әнисә Талиповадан канатлар алып килгәннәр.

– Мастер-классны беренче тапкыр уздырдык, – ди Сиринә Вәгыйзова. – Мәдәният хезмәткәре Луиза Шакирова белән балаларны май канаты ясау серләренә өйрәттек. Май канаты коймак, тәбикмәк, кыстыбый кебек ризыкларны һәм дә таба майларга уңайлы. Ул йомшак, экологик яктан чиста, майлаганда ясалма майлагычтан аермалы буларак, читкә майны да чәчрәтми.

Чара бик күңелле узган. Балаларның һәрберсе үз куллары белән ясаган май канатын өйләренә алып кайтып, әниләренә-әбиләренә бүләк иткәннәр.
Фото: Кандыз авылының "Ак калфак" оешмасы
Нет комментариев