Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыларга чүп чыгарган өчен түләмәсәң буламы?

Редакциягә шәһәрдә яшәүче кеше мөрәҗәгать итеп, аңа ни өчен үзе яшәгән йортка да, аның беркем дә теркәлмәгән һәм яшәмәгән фатирына да каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен счет җибәрүләрен аңлатуны сорады. “Мехуборка-Кама” предприятиесенең Баулы юнәлеше җитәкчесе Илдар Әсәдуллиннан, бу хәлгә аңлатма бирүен сорадык.

– Фатирда (йортта) берәү дә яшәмәсә, чүп чыгарган өчен түләргә кирәкме?

– Россия Торак кодексының 155 маддәсендәге 11 пунктыннан күренгәнчә, әгәр торак хуҗасы аннан файдаланмый икән, бу коммуналь хезмәтләр өчен түләмәскә нигез булып тормый. Чүп вакытлыча чыгарылмаган чорда гына түләмәскә мөмкин (командировка, стационар дәвалану һ.б.), ә торактан озак вакыт файдаланмаган өчен түгел.

Яшәүчеләр вакытлыча булмаган чорга коммуналь хезмәтләр өчен түләүне яңадан исәпләргә мөмкин, шул исәптән каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгаруны оештырган өчен дә. Яңадан исәпләүне торак бинаның бу чорда файдаланылмавын раслаучы кәгазьләр китергәч генә алырга мөмкин. Россия законнары вакытлыча булмау очрагына төгәл билгеләмә бирә: ул биш көннән күбрәк дәвам итәргә һәм алты айдан артмаска тиеш.

Кулланучының торакта вакытлыча булмавы белән бәйле рәвештә коммуналь хезмәтләр өчен түләүне яңадан исәпләү тәртибе һәм нигезләре Россия Хөкүмәтенең 06.05.2011 елның, 354 номеры карары белән расланган Кагыйдәләр белән регламентланган. Карарның 91нче пункты нигезендә, кулланучыдан язмача гариза алынганнан соң, яңадан исәпләү оешма тарафыннан биш эш көне эчендә башкарыла.

– Вакытлыча булмауны ничек расларга була?

– Даими яшәү урыны буенча вакытлыча булмау чорының дәвамлылыгын раслаучы документлар исемлеге карарның 93 пункты белән билгеләнгән. Аларга түбәндәгеләр керә:

- командировка таныклыгы күчермәсе яки хезмәт командировкасына җибәрү турында карар (боерык, күрсәтмә) күчермәсе яки юл билетларының күчермәләрен кушып хезмәт командировкасы турында белешмә;

- стационар дәвалау учреждениесендә яки санаториядә булу турында белешмә;

- кулланучы исеменә рәсмиләштерелгән йөрү билетлары яки аларның расланган күчермәләре (электрон юл йөрү документларын рәсмиләштергән очракта, аларны куллану фактын раслаучы документ кирәк: самолетка утырту талоны һәм башкалар);

- кунакханәдә, тулай торакта яки башка урында яшәгән өчен түләү счеты яки аларның расланган күчермәләре;

- вакытлыча тору урыны буенча теркәлү турында белешмә яки аның расланган күчермәсе;

- кулланучы вакытлыча булмаган очракта, торак бинаны ведомстводан тыш саклаучы оешманың белешмәсе;

- уку йортыннан, балалар йортыннан, интернат-мәктәптән, махсус укыту-тәрбия һәм башка балалар учреждениесеннән белешмә;

- Россия Федерациясе консуллык учреждениесе яисә дипломатик вәкиллегенең илдән читтә вакытлыча яшәүне раслаучы белешмәсе яисә дәүләт чиген узу турында тамгалы документ күчермәсе;

- гражданның вакытлыча яшәү вакытын раслаучы коммерциянеке булмаган бакчачылык ширкәтеннән белешмә;

- торак урынында вакытлыча булмау фактын һәм дәвамлылыгын раслый торган башка документлар.

Документлар рус телендә булырга тиеш. Әгәр чит телдә төзелгән булсалар, аларны билгеләнгән тәртиптә легальләштерү һәм рус теленә күчерү таләп ителә.

Фото: /pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев