Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар «Минем Татарстан-2020/21» вики-марафонында катнашып, бүләк ота ала

«Викимедиа РУ» коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе теләктәшлеге белән «Минем Татарстан» бәйгесен игълан итте. Бәйгенең төп максаты – Татарстан географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм башка бар чынбарлыклары турында яңа мәкаләләр булдыру.

Бәйгедә катнашу өчен кулланучылар сайтында хисап язмасы төзергә һәм шунда 4 квалификацион мәкалә урнаштырырга тиеш. Вики-марафон 15 декабрьдә башланды һәм 2021 елның 31 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Финалистлар исемлеге 15 февральдә билгеле булачак.

Призлар фонды — 200 000 сум.  «Минем Татарстан» бәйгесе дәвамында кимендә 4 квалификацион мәкалә язган һәр кулланучы приз фондының бер өлешенә ия булырга хокуклы, мәкаләләр туплаган баллар нигезендә билгеләнә.

Иң күп мәкалә язган 3 катнашучы шулай ук «Википедиядәге Татарстан илчесе» (ингл. Wikipedia Tatarstan Ambassador) дәрәҗәсенә лаек була, оештыручылар исеменнән рәсми сертификат белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев