Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар битлек режимын үтиме?

Баулыда битлек режимын үтәүне тикшерү рейдлары бара.

Исегезгә төшерәбез: кибеттә, автобуста, таксида һәм башка җәмәгать урыннарында битлек кию мәҗбүри. Битлек режимы яз көне кертелде, ул чагында перчатка кию дә мәтбүри иде. Республикада чикләү чаралары бераз йомшартылды, ә битлек режимы шул килеш калды. Тик әлеге саклау чарасын кулланмаучылар да бар.

Мәсәлән, полиция һәм дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре рейд вакытында битлек режимын үтәмәгән сигез кешене ачыклаган, җидесе – кибеттә, берсе – автобуста. Эчке эшләр министрлыгының Баулы бүлеге полиция начальнигы Дамир Гатиятуллин сүзләренә караганда, атна саен шәһәрдә битлек режимын үтәмәгән 10-15 кеше ачыклана, аеруча кибетләрдә.

Татарстанда битлек кию һәм социаль дистанция саклау таләбе 2021 елның март ахырына кадәр саклана, чөнки грипп һәм ОРВИ сезоны, кагыйдә буларак, язга кадәр дәвам итә. Битлек режимы озынайтылырга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев