Баулы районында зиратларны тәртипкә китергәннәр
Татар Кандызы авылында җирле башкарма комитет башлангычы белән зиратларны тәртипкә китерү өмәсе булган.
Авыл халкы Әхмәтҗанов һәм Гафиятуллин урамнарында урнашкан зиратларны чүп-чардан арындырган, агачларны кискән.
Татар Кандызы авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин "Хезмәткә дан" газетасына хәбәр иткәнчә, Гафиятуллин урамындагы зиратта гражданнардан җыелган үзара салым акчаларына бура куйганнар. Көннәр яхшы торса, аны кирәк-яраклар өчен йорт итеп салып бетерәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев