Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең утырылышы узды

Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында административ хокук бозу очраклары буенча ун материал каралды.

Беренче булып комиссия каршына ата белән ул килеп утырды. Малай дүртенче сыйныфта укый. Гаилә бар яклап та җитеш булуга карамастан, малай бергә укыган сыйныфташының кәрәзле телефонын урлаган. Телефон кыйммәтле булу сәбәпле, зыян күрүчеләр телефон югалу турында полициягә хәбәр иткәннәр. Соңгылары исә угрыны тиз ачыклаганнар.

- Бу адымга ни сәбәп баргандыр, берничек тә аңалата алмыйм, - диде ата кеше, үзен гаепле тоеп.

- Балалар яшүсмерлек чорында уйнап яки уйламыйча гына кыек адым ясый. Аннары бу гадәткә әйләнә. Бәла шуннан башлана да инде. Әти кеше буларак, сезгә бераз кырысрак һәм игътибарлырак булырга кирәк, - диде комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина.

- Ул гына да түгел, әктәптән бирелгән характеристикага караганда, улыгызның укуга карашы да үзгәргән бит. Кайбер фәннәрдән чиреккә начар билгеләр куелган. Баланы туры юлга чыгарырга, начар гадәтләреннән арындырырга өлгереп калырга кирәк. Кулны кушырып утырсак, соң булырга мөмкин.

Малай ни өчен сыйныфташының телефонын урлавын аңлата алмады, чөнки аның үзенең дә кесә телефоны яхшы. Шулай да үзенең начар гамәл кылганына үкенүен, бик оят булуын, башка андый хәл кабатланмаячагын әйтә алды. Ул ярты елга учётка алынды һәм аңа җәмәгать тәрбиячесе билгеләнде.

Кечкенәдән ата-анасыннан калып әбисе тәрбиясендә үскән яшүсмер егет тә үз башына маҗаралар эзли. Комиссия каршына ул быел икенче тапкыр килеп утырды. Ике очракта да исерек килеш җәмәгать урыннарында тавыш куптарган һәм полиция хезмәткәрләренә буйсынмаган өчен. Административ хокук бозучыга закон буенча җавап тотарга туры киләчәк.

Утырышта шулай ук сыйныф җитәкчесе белән укучы бала арасында килеп чыккан конфликт, кечкенә балаларына юньле тәрбия бирмәүче яшь хатын, эчеп гаиләсендә балалары алдында низаг чыгарган ир кешегә карата төзелгән материаллар каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев