Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда законсыз төзелгән корылмалар юк ителә

Баулыда Урман хуҗалыгы урамында законсыз төзелгән гараж юк ителде.

Хәзерге вакытта Урман хуҗалыгы урамында тротуар төзүнең икенче этабы бара. Яз көне башланган эш узган атнада дәвам ителде. “АРТ” төзелеш компаниясе хезмәткәрләре сүзләренә караганда, тротуарның озынлыгы 727 метр тәшкил итәчәк. Киләсе елда бордюр ташлары куелачак, брусчатка җәеләчәк.

Узган атнада төзүчеләргә эшләрен туктатып торырга туры килды. Юлга терәп диярлек салынган гараж эшкә комачаулык тудырды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рафаэль Шәймәрданов әйтүенчә, әлеге гараж юлның болай да куркыныч участогындагы хәлне тагын да катлауландырган. Тротуарның проектын ясаганда, әлеге участокта тротуар төзеп булмаячагы ачыкланган. Теркәү палатасына һәм техник инвентаризация бюросына сораулар бирелгән. Әлеге корылманың бер кайдада да теркәлмәве, гараж төзелгән җирнең муниципалитетныкы икәнлеге ачыкланган. Гараж хуҗасының әлеге урында гараж төзүгә бернинди документы да юк. Баулылы аны үзбелдеге белән төзегән, аннан күп еллар файдаланган, салым түләмәгән. Гараж хуҗасы белән сөйләшүләр алып бару нәтиҗәсендә әлеге корылманы сүтүгә язмача рөхсәт алынган.  

31 августта шәһәр Советы утырышында депутатлар “Баулы шәһәре” муниципаль берәмлеге территориясендә үзбелдек белән яки законсыз рәвештә урнаштырылган, куелган күчемсез һәм күчемсез булмаган милекне ачыклау һәм сүтү тәртибе турында” карар кабул итте. Муниципаль берәмлек территориясендә үзбелдек белән яки законсыз рәвештә урнаштырылган, куелган күчемсез һәм күчемсез булмаган милекне ачыклау һәм сүтү тәртибе турында положение расланды. Баулы шәһәре территориясендә үзбелдек белән яки законсыз рәвештә урнаштырылган, куелган күчемсез булмаган милекне сүтү, күчерү һәм саклауны оештыруга вәкаләтле орган итеп шәһәр башкарма комитеты билгеләнде.

Урман хуҗалыгы урамындагы гаражны юк итү шәһәр Советы карарын үтәүнең беренче факты булды. Муниципаль җирләрдә законсыз төстә төзелгән башка корылмаларны да шундый ук язмыш көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев